Вячеслав Кириллин

Вячеслав Кириллин
Туган 25 февраль 1994(1994-02-25) (31 яшь)
Казан, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре википедияче, викимедиачы, журналист, вики-резидент

 Вячеслав Кириллин Викиҗыентыкта

Вячеслав Александр улы Кириллин (рус. Вячеслав Александрович Кириллин; 25.02.1994; Казан, Татарстан) — казан журналисты, википедист, рус телле Викимедиа проектлары катнашучысы, Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме әгъзасы.

Биографиясе

Вячеслав Кириллин 1994 елның 25 февралендә Татарстанның Казан шәһәрендә туган.

Вики-эшчәнлеге

Габдулла Тукай туган көнендә Татарстанның беренче һәм икенче Президентлары Шәймиев һәм Миңнеханов Казан үзәгендәге Тукай һәйкәленә чәчәк сала (В.Кириллин, 26.04.2021)
ТФАның Ш. Мәрҗәни институты җитәкчелегендә үткәрелүче «Россия белән таныш: Татарлар мәдәнияте» проекты чикләрендә Бәхтияр Измайлов карамагындагы вики-резидентурасы турында директоры Радик Салихов имзалаган мәгълүмати хат.

Викимедиа проектларында Вячеслав үз хисап язмасын 2013 елның 21 ноябрь көнендә теркәде. Шул вакыттан 200 000 артык үзгәртү ясаган — фото, тасвирлаучы текст, машина-укырлык биркалар, төркемләү эшләре.[1] Сурәтләр өлкәсендә ирекле лицензияле Викиҗыентык медиасаклагычына 67000+ фотосурәтне йөкләгән, болардан 55000+ үзе төшергән фотография — үзе ясаган беренчеләре Габдулла Тукай темасына багышланган (20.10.2020).[2]

Вики-мохиттәге эшчәнлеге Татарстанның билгеле шәхесләрен тасвирлау, фотографияләрен төшерү, мәкаләләр язу, җирле халыкка Вики-мохит үзенчәлекләрен аңлату белән бәйле. Русчасы иркенлерәк булуга, текстларны күбрәк Русча Википедиясенә генә кертә — үзе башлаткан-үстергән мәкаләләр саны 1200+, барысын үзе төшергән яки тапкан ирекле лицензияле фотографияләр белән сүрәтли, мәс. ru:Список лауреатов премии имени Габдуллы Тукая, ru:Орден «За заслуги перед Республикой Татарстан» һ.б.[3]

Татар телле вики-волонтёрлар орбитасына Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында 2021 елның 19 февралендә үткән «Популяризация исторического контента в Википедии: возможности и проблемы» түгәрәк өстәлендә[4] катнашуы, вики-репортаж язуы һәм үз фотографияләре белән сурәтләве белән эләгә. Анда үз бай тәҗрибәсе белән уртаклашырга чакырылган Россиянең иң танылган Русча Википедия волонтёр-авторларының берсе, Казан университетында Кытай тарихы һәм мәдәнияте профессоры Дмитрий Мартынов тәкъдиме белән катнашканы фаразлана.

Казандагы вики-чараларга[5][6] һәм Татарстан буенча вики-экспедицияләргә йөрүе,[7][8] түгәрәк өстәлләрдә катнашуы, татарча узучы чаралар белән дә кызыксынуы[9] билгеле.[10][11]

2023 елдан викимедиачы Фәрһад Фәткуллин белән берлектә ТФАның Ш. Мәрҗәни институты җитәкчелегендәге (Викиҗыентык) һәм Миллиард.татар җитәкчелегендәге Татмедиа (Викиҗыентык) белән вики-хезмәттәшлекләрдә актив катнаша.

«Казанский краевед» Телеграм-каналы

2024 елның 12 июнь көнендә үзенең җирле тарих белән кызыксынуы дәвамында танышкан белемен һәм ясаган фотографияләрен күп кешегә уңайлырак булган Telegram белдергече ярдәмендә тарату максатында @kazankraeved исемле каналны булдыра.

Тоткарлануы

2021 елның 23 гыйнварында полиция хезмәткәрләре Викимедиа проектларында катнашучы Вячеслав Кириллинны Казанда протестлар акциясендә Википедия өчен фото һәм видео материаллар җыю вакытында тоткарлый.[12]

Аны тикшерәләр, фотоаппаратларын һәм элемтә чараларын тартып алалар, туганнарына һәм якыннарына хәбәр итәргә рөхсәт итмиләр, Казан буенча Эчке эшләр министрлыгының 5-нче номерлы полиция бүлегендә тоталар.

Икенче көнне шул ук бүлектә суд була. Вахитов район суды судьясы Гүзәлия Фәрид кызы Әюпова викимедиачының аның тоткарланган урынында булу сәбәпләре турында аңлатмасын һәм аның ялган гаепләүләрне ул эшләмәгән дип белдерүен исәпкә алмый. Судья Әюпова Кириллинны Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсенең 2 өлеше буенча гаепле дип таба (җәмәгать чарасын үткәрү турында билгеләнгән тәртиптә хәбәр итмичә җәмәгать чарасын оештыру яки үткәрү) һәм аны 10 мең сум күләмендә штрафка хөкем итә. Шулай да, Кириллин фотоаппаратның хәтер картасын саклап кала һәм төрмәдән чыккач, җыелган материалларны викиҗыентыкка йөкли.[13] 2021 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Югары судында википедистны нигезсез тоткарлануга апелляция шикаяте буенча утырыш уза, нәтиҗәдә аңа салынган штраф үз көчендә калдырыла.[14]

Галерея

Искәрмәләр

  1. Хисап язмасының глобаль статистикасы
  2. Хисап язмасы төркәлүе көненнән 3.06.2025кә кадәр Викиҗыентыкка йөкләнгән файллар статистикасы һәм исемлеге
  3. 21.11.2013 белән 03.06.2025 арасында булдырган мәкаләләр статистикасы һәм исемлеге
  4. Рәдиф Кашапов (2021 елның 20 февраль). Институт Марджани занялся «Википедией». Реальное Время. 2025 елның 03 июнь тикшерелгән.
  5. ru:n:В казанском Институте истории имени Марджани обсудили возможности взаимодействия с Википедией
  6. ru:n:В Казани поздравили татарских вики-волонтёров
  7. ru:n:От Казани до Кырлая и обратно: празднования 135-летия Тукая глазами корреспондента Викиновостей
  8. ru:n:Казань и Лаишево отметили 278-й день рождения поэта Гавриила Державина
  9. ru:n:Казанда татар вики-волонтёрларны котладылар
  10. «Татарская энциклопедия сейчас не способна помочь татарской Википедии».
  11. «Татарская энциклопедия сейчас не способна помочь татарской Википедии».
  12. ru:n:Записки из мёртвого дома: Википедиста задержали и оштрафовали за съёмку акции 23 января в Казани
  13. Фотографии и видео, сделанные Вячеславом Кирилиным во время акции 23 января 2021 года в Казани на Викискладе.
  14. ru:n:Кавалерия не пришла: суд Татарстана оставил википедисту штраф за фотографирование митинга
Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya