Вячеслав Молотов
Молотов монда китерә. Бу терминның башка мәгънәләрен карау өчен Молотов (мәгънәләр) битенә күчегез.
Вячеслав Михаил улы Молотов (чын фамилиясе Скрябин, рус. Вячеслав Михайлович Молотов (Скрябин), 25 февраль (9 март) 1890, Кукарка бистәсе, Яраң өязе, Вятка губернасы — 8 ноябер 1986, Мәскәү) — совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе. 1930—1941 елларда — ССРБ Халык Комиссарлары Шурасы, ССРБ чит илләр эшләренең халык комиссары, соңрак министры (1939—1949, 1953—1956). 1921 елдан 1957 елга кадәр ВКП(б) һәм КПССның иң югары җитәкчеләреннән берсе, Социалистик Хезмәт Каһарманы. ССРБ Югары Шурасы I—IV чакырылышлары депутаты. Сталин репрессияләрне баш оештыручыларның берсе[1]. БиографияБала һәм яшь чагыВятка губерниясенең Яраң өязендә Скрябиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Атасы — Михаил Прохорович Скрябин, элекке крепостной крестьяннардан приказчиклыкка кадәр күтәрелә. Анасы — Анна Яковлевна Небогатикова бай сәүдәгәр гаиләсеннән була. Гаиләдә ун бала туа (Михаил, Виктор, Николай (ул ук — композитор Нолинский), Зинаида, Владимир, Вячеслав, Сергей), өчесе бала чакта ук үлә. Мәктәптә укыган чакта Вячеслав Скрябин скрипкада уйный һәм шигырьләр яза торган була. Моны да карагызИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia