Габделхак Игебаев
Габделхак Игебаев (тулы исеме Габделхак Хаҗмөхәммәт улы Игебаев, баш. Абдулхаҡ Хажмөхәммәт улы Игебаев) – язучы, БР халык шагыйре (2010), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1991). Тәрҗемәи хәле1930 елның 2 июлендә БАССР Җылаер кантоны (хәзерге Башкортстанның Баймак районы) Күсәй авылында туган. Балалар йортында тәрбияләнә. Темәс педагогика укуханәсен (1946), Уфа педагогия институтын (1950), Мәскәүдә әдәбият институтын (1971) тәмамлый. 1950-1969 «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталарында, «Пионер» журналында әдәби хезмәткәр, 1971-1990 «Агыйдел» журналында бүлек мөдире булып эшли.[2] 2016 елның 27 сентябрендә Уфада вафат[3]. ИҗатыШигырьләре 1948-1949 елларда республика газеталарында күренә башлый. Беренче китабы – «Яшьлек җыры» шигырьләр җыентыгы (1954). А. Игебаев - лирик шагыйрь, шуңа күрә аның беренче шигырьләренә яшьлек дәрте белән сугарылган лиризм, юмор хас. Соңрак язылган әсәрләре югары гражданлык пафосы, хис-тойгылар тирәнлеге белән аерылып тора.[4] Билгеле поэмалары: «Корея кызы», «Гаилә шатлыгы», «Ирәндек бөркете», «Урал тавышы», «Оран сала Җир-ана» рус, украин, кыргыз, татар, казакъ, үзбәк, якут телләренә тәрҗемә ителгән.[5] Китаплары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia