Габделхак Кафиятуллин
Габделхак Кафиятуллин, Габделхак Мирьякуп улы Кафиятуллин (Абдулхак Миръякупович (Мирьякупович[1], Мирякупович [2]) Кафиятуллин; 1924 елның 20 гыйнвары, СССР, РСФСР, Нижгар губернасы, Кызыл Октябрь районы, Актук ― 2003 елның 2 сентябре, РФ, ТР, Казан) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан СССР Кораллы Көчләре ветераны, запастагы полковник, «Татарстан» кунакханәсенең элеккеге директоры. Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең (вафат булгач) барлык әйберләрен, кулъязмаларын Казанга җибәргән шәхес[3]. Тәрҗемәи хәле1924 елның 20 гыйнварында Нижгар губернасы (1990 елның 22 октябреннән Түбән Новгород өлкәсе[4][5]) Кызыл Октябрь районы Актук авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген колхозда башлый. 1943 елның 17 мартында Кызыл Октябрь районы хәрби комиссариаты (военкомат) тарафыннан хәрби хезмәткә алынган[6] 3нче Белорус фронты 5нче армиянең 65нче укчы корпусның[d] 144нче укчы дивизиясе[d] 226нчы аерым сапер батальонында сапер булып сугышкан[6]. Кафиятуллин хезмәт иткән взводның командиры татар шагыйре Фатих Кәрим (1909―1945) була. Габделхак үзе дә шигырьләр яза. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг янында саперлар батальоны составында атакага күтәрелеп, Фатих Кәримнең каты яралануын үз күзләре белән күргән, шагыйрьнең вафатыннан соң анын шинелен һәм кыр сумкасын Казанга, «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә җибәргән шәхес[7]. «Кызыл Йолдыз» һәм «Ватан сугышы» орденнары белән бүләкләнгән[6]. Кенигсбергка кадәр барып җитә. Кенигсбергны алуда катнашканы өчен ефрейтор Кафиятуллин «Кенигсбергны алган өчен» медале белән бүләкләнгән. Ул шулай ук Япония белән сугышта[d] катнаша (1945 елның 12 августыннан 2 сентябрьгә кадәр)[6]. Сугыштан соң СССР Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүен дәвам итә һәм, гомумән алганда, 28 ел хезмәт итә. Рядовойдан полковникка, бригаданың политбүлек начальнигына кадәр юл үтә[6]. 1970 елдан башлап хезмәт эшчәнлеге Казан белән бәйле. 1973 елдан 15 ел дәвамында ул «Татарстан» кунакханәсе (хәзер 3 йолдызлы «Татарстан» кунакханә комплексы[8].) директоры булып эшли[9]. Соңгы елларда Түбән Новгород татарларының «Якташлар» Казан җәмгыяте эшендә катнаша. 2003 елның 2 сентябрендә 80нче яшендә каты авырудан соң вафат була[10]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia