Википедиядә
Саматов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Габделхак хәзрәт Саматов (12 октябрь 1930 — 6 март 2006) — күренекле мөселман эшлеклесе, Татарстанның баш мөхтәсибе, баш казые.
Биографиясе
Ул 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган. Аның әти — әнисе динле кешеләр була, үз карашлары өчен алар хакимият тарафыннан куыла - Габделхакның әтисе колхозга керүдән баш тарткан өчен репрессияләнә һәм тоткынлыкта үлгән.
Шәригать кануннарына иярергә омтылып, Габделхак бер-бер артлы үз фикерләрен яклый, ул октябрь баласы(рус.)татар. һәм пионер(рус.)татар. булмый, ВЛКСМга керми.
1951 елда армиягә(рус.)татар. алына, аннан 17 ел буе шофёр(рус.)татар. булып эшли. Хәтта армия сафларында булганда да, дини күрсәтмәләрне үтәгән, даими намаз укыган. Эш белән бер үк вакытта исламны өйрәнүне дәвам итә. Аның укытучыларының берсе Габделхак Садыйков була.
Берничә тапкыр Тәлгать Таҗетдин белән бергә кергән Мири-Гарәп мәдрәсәсен(рус.)татар. тәмамларга маташса да, хакимиятнең каршы тору нәтиҗәсендә, барлык омтылышлар уңышсыз тәмамлана. Соңгы тапкыр 1968 елда КГБ белән хезмәттәшлек итүдән баш тартканнан соң төшереп калдырыла. Мөфтиләр Шакир Һиләлетдинов һәм Шәмсетдинхан Бабахановның(рус.)татар. яклавы да ярдәм итми.
1972 елда Пермь өлкәсендә Куян авылы имамы була, әмма җирле хакимиятләр белән каршылыклар нәтиҗәсендә, 3 айдан Казанга кайтырга мәҗбүр була. Шуннан соң ул вакытта эшләгән бердәнбер Казан мәчете каршында слесарь(рус.)татар. булып эшли. Анда имамнар Габделхәбир Яруллин һәм Әхмәтзәки Сафиуллин белән танышта. 1981 елда имам була, Әлмәт (Мәхәллә мәчете), Оренбург, Чистай мәчетләрен җитәкли. 1990 елда Исхак Лотфуллин белән бергә Казан югары мөселман мәдрәсәсенә нигез салалар[1]. Шунда ук укыта, шул ук вакытта Мәрҗани мәчете имамы да була. 1998 елда Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые итеп сайлана[2].
2009 елның 6 мартында озакка сузылган авырудан соң, 79 яшендә Габделхак хәзрәт Саматов вафат булды.
Казанның Татар зиратында җирләнгән[3].
Гаиләсе
Олы улы Таһир хәзрәт Саматов (1960), ХМАО-Югра мөфтие (1997). Икенче улы Хәлил хәзрәт Саматов Когалым шәһәре мәчете имам-хатыйбы, оныгы Таһир улы Камил хәзрәт Саматов Сургут шәһәре мәчете имамы, мөфти урынбасары.
Хәтер
Татарстанда Габделхак Саматов истәлегенә «Самат укулары» уза.
Искәрмәләр
Сылтамалар