Галимәтелбәнат Биктимерия
Галимәтелбәнат Биктимерова, әдәби тәхәллүсе Галимәтелбәнат Биктимерия[1] (1876, Кышлау, Кышлау вулысы, Чар өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 30 ноябрь 1906, Яубаш, Касыйм өязе[d], Рязань губернасы, Россия империясе) — мөгаллимә, педагогика теоретигы, мәгърифәтче,[2] шагыйрә. Беренче татар хатын-кыз язучылар һәм шагыйрәләренең берсе[3][4], феминизм эшлеклесе[5]. Тәрҗемәи хәле1895 елда Касыйм шәһәренә якын Яyбаш авылында кыз балалар өчен махсус мәктәп ачып, шунда укыта. Хатын-кызның гаилә тормышындагы урыны, ятим балалар тәрбиясе, кыз балаларда укуга омтылыш уяту мәсьәләләренә багышланган педагогик хезмәтләр авторы.[6] 1892—1903 еллардагы Галимәтелбәнат Биктимерованың тәрбия һәм мәгърифәтчелек темасына караган «Тәргыйбел-бәнат» («Кыз балаларда укуга дәрт уяту»), «Хөснел-васия» («Опекунлыкта гаделлек»), «Мәгашәрәт адәбе» («Аралашу кагыйдәләре») исемле әсәрләре басыла. Ризаэддин Фәхреддин зур ихтирам белән, хәтта аның әсәрләре турында сокланып та язды.[7] 1905 елгы революция иреккә сусаган татар хатын-кызларын да канатландыра. Шундыйларның берсе булган Г. Биктимерова революцияне шатланып каршы алуы турында аерым шигырь яза.[8] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia