Галимә Ибраһимова
Галимә Ибраһимова (Галимә Вафа кызы Ибраһимова, 8 декабрь 1909, Түбән Шүләңгер, Җөри вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 26 март 1984 (74 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — актриса, ТАССРның халык артисты (1957), РСФСРның атказанган артисты (1971)[1], 1932 елдан Татар акдемия театры труппасында. БиографиясеИбраһимова Галимә Вафа кызы 1909 елның 28 декабрендә (1910 елның 10 гыйнварында) ТАССРның Мамадыш районы Түбән Шүләңгер авылында туа. 1929 елда Казан берләштерелгән сәнгать-театр техникумын тәмамлый. 1929-1932 елларда Мәскәүдә Үзәк Театр сәнгате техникумында укый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә[2]. 1932 елдан башлап Камал исемендәге Татар академия театры актрисасы эшли. Талантлы актриса Ибраһимова Галимә Вафа кызы 1984 елда вафат була. Театр рольләреЛирик геройларның төп башкаручысы; аларның шигъри җан җылысын, нечкә күңел кичерешләрен органик рәвештә тапшыра белде. Аның геройларына кыюлык, максатчанлык, тыйнаклык һәм эчке намуслылык хас[3]. Луиза Миллер («Коварство и любовь» Шиллер, 1933), Валентина («Страх» А. Афиногенов, 1933), Дезден («Отелло» Шекспир, 1936), Полина («Доходное место» А. Островский, 1938), Әминә («Тукай» Фәйзи, 1938), Сальви («Хуҗа Насретдин», Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», 1940), Фатыйма («Тормыш» Әмир, 1943), Катерина (А. Островскийның «Гроза», 1945), Ширин («Мәхәббәт турында риваять» Н. Хикмәт, 1955), Галин («Югалган матурлык» Такташ, 1956), Корделия («Король Лир» Шекспир, 1956), Хәмдия («Ак калфак» Мирхәйдәр Фәйзи), Мать («Әни килде» Шәриф Хөсәенов). Шулай ук күп кенә радиоспектакльләрдә, шул исәптән Гадел Кутуйның (Галия), Муса Җәлилнең «Хат ташучы» (Фәйрүзә) повестенда да катнашты[4]. Мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia