Гафиятулла Арсланов
Арысланов Гафиятулла Шаһимәрдән улы (баш. Арыҫланов Ғәфиәтулла Шаһимәрҙән улы)- (20.09.1915—05.01.1945) — танкист, гвардия майоры (1944). Советлар Берлеге Герое (1940). Башкорт. Кинҗә Арыcланов нәселеннән. Башкортлардан беренче Советлар Берлеге Герое. БиографиясеЫрынбур губернасы, шул ук исемле өязнең Кинҗә-Абыз авылында 1915 елның 7 (яңа вакыт буенча 20) сентябрендә дөньяга килә. 1937 елда Стәрлетамак нефть техникумында[1] белем ала. Шул ук елда Куергазы военкоматы аша Кызыл Армия сафына алына. 1939 елда Көнбатыш Украинада хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 1939 елның декабереннән — 1940 елның мартына кадәр Төньяк‑Көнбатыш фронтта хезмәт итә, 1939-40 елгы совет‑фин сугышында катнаша. 1941 елда В. И. Ленин исемендәге Сембер Кызыл Байраклы танк училищесында белем ала. 1941-1945 елда Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елдан бирле Көньяк‑Көнбатыш, Воронеж, Үзәк, 2 нче һәм 3‑нче Украина фронтларында танк батальоны командиры, танк полкы командиры урынбасары. Курск, Орел, Харьков, Смоленск, Дебрецен (Венгрия) шәһәрләрен азат итүдә катнашкан. 1945 елның 5 гыйнварында Венгриянең Будапешт шәһәрендә батырларча һәлак була. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia