Георгий Данелия
Георгий Николаевич Данелия (гөрҗ. გიორგი დანელია; 25 август 1930 ел, Тифлис (хәзер Тбилиси)) — совет русия кинорежиссеры, актёр, сценарист, публицист. ССРБ-ның халык артисты (1989). ССРБ Дәүләт премиясе (1978), агалы-энеле Васильевлар исемендәге РСФСР дәүләт премиясе (1981), Россия дәүләт премиясе лауреаты (1996)[3]. Биографиясе1955 елда Мәскәү архитектура институтын белем ала. 1956 елда яңа ачылган Югары режиссер курсларына укырга керә, 1959 елда аны белем ала. 1959 елдан — «Мосфильм»да сәхнәләштерүче режиссер. 1965-1969 елларда — «Мосфильм» янындагы «Эксперименталь иҗат берләшмәсе»художество җитәкчесе, 1975-1987 елларда — сәнгать рәисе, «Комедия һәм музыкаль фильмнар эксперименталь берләшмәсе»художество җитәкчесе. 1987 елдан — «Мосфильм» киноконцернының «Ритм» киностудиясенең президенты һәм художество җитәкчесе. «Сережа» исемле беренче фильмы (И. В. Таланкин белән бергә) тәнкыйтчеләр һәм тамашачылар игътибарын үзенә җәлеп итә. «Я шагаю по Москве» (1964) фильмы аның программа эше була. «Тридцать три» (1965) фильмнан башлап режиссер сатира жанрына мөрәҗәгать итә, комедия остасына әйләнә. 1967-1970 елларда «Фитиль»сатирик журналы өчен берничә миниатюра төшерә. Иң танылган «О пользе алкоголя» сюжетында (1974)актер Евгений Леонов катнаша. Режиссер «Афоня», «Мимино», «Осенний марафон», «Кин-Дза-Дза!» фильмнарын төшереп,билдәлелек яулый. Георгий Николаевич үз фильмнарында уйный, күп сценарийларын язучы яки автордаш. Георгий Данелия — ССРБ кинематографислар Берлеге әгъзасы, Россия сәнгать академиясенең Почётлы әгъзасы[4], Россия кинематография фәне һәм сәнгате милли академиясе академигы, «Ника» Кинематография сәнгате Россия академиясе академигы. 2003 елдан — «Георгий Данелияның Яңа кино йолаларын саклау һәм үстерү фонды» президенты. Живопись, графика, музыка белән мавыга, дөңгер коллекциясе җыйган. Мәскәүдә яши һәм эшли. Китаплары
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Сылтамалар
Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia