Гленгарри Глен Росс (фильм)
«Гленгарри Глен Росс» (ингл. Glengarry Glen Ross, 1992) — Джеймс Фоулиның Дэвид Мэмет пьесасы буенча төшерелгән драма фильмы. Аль Пачино иң яхшы икенче пландагы ирләр ролен башкаручы исемен атауга «Оскар» премиясына чыгарылган, ә Джек Леммон Венеция фестивалендә иң яхшы актер дип танылган. ЭчтәлегеФильмдагы вакыйгалар Чикагода бара. Төп геройлары — күчемсез милек сату буенча агентлар. Алар Premier Properties дигән компанияда эшләйләр. Узәк офис, аларның нәтиҗәлелекләрен арттыру өчен, мотивация бизнес-тренеры — Блейкны (Алек Болдуин) җибәрә. Блейк, аларны начар эшләгән өчен хурлый, мыскыллый һәм рәнҗетә. Шуннан соң шушы дүрт агентлар арасыннан иң яхшысына бүләк итеп «Кадиллак» машинасы бирәбез дип әйтә. Икенче урын алган агентка пычаклар җыелмасын бирәбез ди. Ə калган ике агентны эштән куабыз ди ул. Шулай ук Блейк күрсәтә биш йөз, ул әйткәнчә, беренче сортлы яңа лидлар (leads) — клиентал контактлары белән кәртәчкәлар. Ул лидлардагы мәгълүматлар компаниядә булган иске контактлар белән кулланып килешүләрне яба алган агентларга гына бирелә. Шелли Левин (Джек Леммон) — фильмның баш герое. Элек ул искитмәле агент булган. Әлегә аның кызы хастаханәдә, әмма аларның дәвалануны дәвам итәр өчен түләргә акчалары җитми: сатып алучылар юк. Уильямсон (Кевин Спейси) — офис башлыклары, агентларга көненә 2 иске лидларны гына бирә. Иске контактлар белән бер генә файдаланылмаган инде, һәм ул клиентлар агентлардан туеп беткәннәр инде. Левин Уильямсонны тырыша ышандырырга үзенә яңа бер-ике лидларны бирергә. Ул үзенең эштән чыгыуы белән куркытып, яки үзенең күчемсез милекләрне сата алган килешүләрдән аңа процентлар чигерәм дип уңышсыз тырыша Уильямсонны ризалаштырырга. Уильямсон процентларны арттыра, аннары Левин үти алмый торган өстәмә таләп чыгара. Ул арада агент Дейв Мосс (Эд Харрис) лидларны урларга һәм аларны икенче фирмага сатып җибәрергә уйлый, әмма моны үзенең хезмәттәш агент Джорд Ааронов (Алан Аркин) кулы белән үтәргә тели. Шул ук вакытта бүгенгә иң уңышлы агент дип саналган контораның хезмәткәре Рикки Рома (Аль Пачино), бер клиентны нәтиҗәле «эшкәртә» (Риккига агентлыкның иң яхшы клиентларын бирәләр). Төнлә контораны чынлапта кемдер талай. Икенче көнне, полиция берәмләп агенларны Уильямсонның кабинетында сораштыра. Моңа кадәр, иртән Шелли эре контрактка имза салган. Шушыңа хәтта Рикки Рома гаҗәпләнә. Кичәге Рикки Романың зур клиенты — Джеймс Линг (Джонатан Прайс) конторага контрактны өзү өчен килгәч (хатыны таләп иткән кичекмәй акчаны кире кайтарырга, агент Рома белән сөйләшмәскә һәм Джеймсны кисәткән, закон буенча контрактка кул куйганнан соң алар акчаны 3 көн эчендә генә кире кайтара алалар), Романың үтенече буенча Шелли Риккига кушылып бай сатып алучыны уйный. Романың максаты — вакытны сузарга. Рома клиентны контрактны өзәргә ашыкмаска ышандыра һәм һәртөрле тырыша тизерәк офистан чыгып китәргә. Уильямсон Рикки Романың документлары банкка китте һәм алар буенча беренче түләү алынган дип клиент кырыенда әйткәч, Джеймс Риккиның алдаганын белә дә, китә. Рома ачуланып Уильямсонны әрли. Левин Уильямсонны шушы хәл буенча шелтәлли башлый да һәм очраклы рәвештә ялгыш төнлә офисны талаган урлаучы белгән генә детальны сөйләп ташлый. Уильямсон тиз арада Левинны төнлә ул контораны талаганын икърар итәргә мәҗбүр итә. Левинның лидларны икенче фирмага сатканы, һәм аның җинаятьтәше һәм урлауны оештыручысы Дейв Мосс булганы ачыклана. Шелли урланган лидларның сатылган акчасыннан бер өлешен тәкъдим итеп, үзенең күчемсез милекләрне сата алган килешүләрдән аңа процентлар чигерәм дип, шуннан соң урланган лидларның сатылган бөтен акчасын ($2500) тәкъдим итеп, Ульямсонны уңышсыз үз ягыңа каратмакчы булды. Левин Ульямсонның исенә иртән эре контрактка имза салганын төшерә, әйбәт процентлар китерә алам ди, һәм үзенең капланган килешүләрнең керемнәреннән 50 %-ны Уильямсонга биреп барам ди. Барысы да файдасыз. Уильямсон, Шеллиның иртәнге контракты, чын түгел дип әйтә, чөнки аңа кул куйган клиентлар сәләтле түгелләр (акылдан язганнар), һәм аларга агентлар белән бары тәтелдәшү генә кирәк ди ул. Уильямсон моны күптән белгән инде. Хәзер аңлашыла: Уильямсон махсус Шеллига мондый лидлар биргән. «Ни өчен?» — дип сорый Левин. «Син миңа ошамыйсың» — дип белдерә Уильямсон. Уильямсонның үзенең полиция утырган кабинетына керүе, шул кабинетка Левинны күрсәтү бирер өчен чакыруы белән фильм тәмамлана. Актёрлары
Бүләкләре һәм чыгарышлары
Сылтанмалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia