Гольджи аппараты
Гольджи аппараты - төшле күзәнәкнең куыкчыклардан торган бер мембраналы органоиды, монда күзәнәкнең әһәмиятле матдәләре — майлар, углеводлар җитешә, аксымнар туплана һәм модификацияләнә, соңыннан алар цитоплазмага күчә, яки везикулаларга тутырылып, күзәнәктән чыгарыла. ТарихыГольджи аппаратын 1898 елда Италия галиме Камилло Гольджи ачкан. ТөзелешГольджи аппараты берничә яссы цистерна (диск сыман капчыклар) һәм куыкчыклардан тора, үсемлекләр күзәнәгендә куыкчыклар гадәттә бер-берсе белән тоташмаган булалар, хайваннар күзәнәгендә киресенчә көпшәләр белән тоташалар яки куыкчык берәү генә була. Гольджи аппараты 3 бүлектән тора:
Бу бүлекләр бер-берсеннән ферментлар җыелмасы белән аерылалар. Цис-бүлектәге беренче цистернаны «коткару цистернасы» дип атыйлар, чөнки аның ярдәмендә эндоплазматик челтәрдән чыгарылган матдәләр кире кайтарыла. Цис-бүлекнең ферменты фосфогликозидаза манноза углеводына фосфатны куша. Урта бүлектә ике фермент эшли: манназидаза (маннозаны алып ата) һәм N-ацетилглюкозаминтрансфераза (гликозаминнарны куша). Транс-бүлектә пептидаза (аксымнарны таркату, ягъни протеолиз башкара) һәм трансфераза (осуществляет переброс химических групп). Функцияләр
Гольджи аппараты эндоплазматик челтәрдә ясалган аксымлы продуктларны җыю һәм җибәрүне башкаручы төп станция. Эндоплазматик челтәрдә синтезланган аксымнар Гольджи аппаратына куыклар (бер мембраналы везикулалар) эчендә күчереләләр һәм аның мембраналары белән кушылалар. Гольджи аппаратында эшкәртелгәннән соң алар күзәнәк эчендәге тиешле реакцияләр урыннарына тапшырылалар яисә экзоцитоз ярдәмендә күзәнәктән тышка чыгарылалар. Шунлыктан Гольджи аппаратының эшен почта бүлекчәсе белән чагыштырырга мөмкин. Ул аксымнарны махсус тышчалар эченә урнаштыра һәм аларна билгеләр ("маркалар") беркетә. Гольджи аппараты шулай ук липидлар транспорты һәм лизосомалар барлыкка китерүдә катнаша. Шулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia