Гравитация
![]() ![]() Гравитация (тартым, тартылу, бөтендөнья тартылышы) (латин теленнән gravitas — "авырлык") (tat.lat. Gravitatsiä) - һәрбер материаль җисемнәр арасында күпьяклы фундаменталь тәэсир итешү. Аз тизлекнең һәм зәгыйфь гравитацион тәэсир итешү якынчалыгында Ньютонның тартылу теориясе белән тасвирлана, гомуми очракта Эйнштейнның Гомуми чагыштырмалылык теориясе белән тасвирлана. Гравитация - дүрт фундаменталь тәэсир итешүнең иң зәгыйфе. Квант чигендә гравитацион тәэсир итешү гравитациянең квант теориясе белән тасвирланырга тиеш, ләкин шушы теория эшләнмәгән әле. Зәгыйфь гравитацион кыр![]() Классик механикада (аз тизлек һәм зәгыйфь гравитация очрагы) гравитацион тәэсир итешү бөтендөнья тартылу кануны белән тасвирлана: ике нокталар арасында M һәм m масса белән һәм R аралыгы белән гравитацион тартым көче ике массага туры пропорциональ һәм аралыкның квадратына кире пропорциональ: Биредә — гравитацион даими, 6,6725×10−11 м³/(кг·с²). Гравитация — иң зәгыйфь тәэсир итешү, әмма ул һәрбер ноктада һәм һәр аралыкта тәэсир итә, барлык массалар - уңай, шуңа күрә гравитация Галәмдә бик мөһим көч. Гравитациясез объектлар Галәмдә табылмаган. Көчле гравитацион кыр![]() Көчле гравитацион кырда һәм гравитацион кырда релятивистик тизлек белән хәрәкәт иткән очракта Гомуми чагыштырмалылык теориясенең эффектлары күренә:
Көчле гравитация Эйнштейн тигезләмәсе белән тасвирлана: (тигезләмәдә: сул якта - геометрия (дүрт үлчәнешле фәза-вакыт), уң якта - матдә) биредә — Риччи тензоры (фәза-вакытның кәкрәюе тензорыннан килеп чыккан ) — скаляр кәкрәю, - метрик тензор, һәм Риччи тензоры — космологик даими, - энергия-импульс тензоры, — Пи саны, — вакуумда яктылык тизлеге, — Ньютон гравитацион даимие. - Эйнштейн тензоры — Эйнштейн гравитацион даимие. ИскәрмәләрӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia