Гөлназирә (җыр)
Гөлназирә (Гөлнәзирә, баш. Гөлнәзирә) — кыска көй формасында язылган татар һәм башкорт халык җыры, шулай ук уен формасындагы бию булып тора. Тарихы1917 елда Газиз Әлмөхәммәтов башкаруында популярлаша.[1] 1938 елда Л. Н. Лебединский язып ала, соңрак Хөсәен Әхмәтовның «Башҡорт халыҡ йырҙары» китабында басылып чыга. Билгеле шаян бию җыры. Көйдә интонация тоташ үсә, җырның башы өч тотнаклы, кушымтасы дүрт тотнаклы булуы белән үзенчәлекле. «Гөлназирә» җырын хор өчен — Александр Ключарев , Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле биюе өчен — Таһир Кәримов һәм Камил Рәхимов, тавыш һәм фортепьяно өчен С. Г. Шаһиәхмәтова эшкәртә. Сүзләре
БашкаручыларҖыр Газиз Әлмөхәммәтов, Хәнәви Шәйдуллин,[2], Татарстан җыр һәм бию ансамбле коллективы[3], шулай ук башкорт җырчылары һәм биючеләре Рәвилә Хаҗиева, Хизбулла Зөбәйдуллин, Рәшидә Туйсина, Ә.Ә.Фәсхетдинов, Ф.Г.Амантаев, Айдар Зөбәйдуллин башкаруларында билгеле. Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia