Гөлназ Вәлиева
Тормыш юлы һәм иҗаты1983 елның 25 августында Казан шәһәрендә язучы гаиләсендә туа. [2] Балачактан татар һәм рус телләрендә иҗат итә, язучылар мөхитендә үсә, әтисе - шагыйрь, тәнкыйтче һәм нәшир Мөдәррис Вәлиев, әтисенең абыйсы - шагыйрь Шамил Маннапов. 1998 елдан Сәләт (яшьләр оешмасы) эшчәнлегендә катнаша. Татарча язылган шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре белән "Мәдәни җомга", "Мәгърифәт", "Сабантуй", "Шәһри Казан", "Ватаным Татарстан" газеталары, "Казан утлары", "Ялкын (журнал)", "Идел", "Мирас (журнал)" журналлары битләрендә, рус телендә әсәрләре - "Идель", "Женские секреты"(Мәскәү), "Казань (журнал)" һәм "Казанский альманах" журналлары битләрендә күренә. 2000 елда Казанның 70 мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Шул ук елны, 17 яшендә Гөлназ Вәлиеваның беренче китабы "Милли китап" нәшриятында дөнья күрә. "Тылсым" дип аталган бу китап "Ел китабы" бәйгесендә кызыксындыру дипломына лаек була. [3] 2002 елны Шәүкәт Галиев, Әхсән Баян һәм Фәнис Яруллин тәкъдиме белән Татарстан язучылар берлегенә кабул ителә һәм анда иң яшь әгъза була. Студент елларында 5 ел буена Университет газетасының редколлегия әгъзасы булып эшли. 2005 елны Татарстан китап нәшриятында Гөлназ Вәлиеваның "Күңел күзе" дип аталган китабы дөнья күрә. Шул ук елны Казан дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетын кызыл диплом белән тәмамлый һәм Казан дәүләт университеты француз теле кафедрасына аспирантурага керә. 2010 елны диссертациясен уңышлы яклый, филология фәннәре кандидаты. Университетта һәм аспирантурада укыган елларны күп тапкыр Париж шәһәренә стажировкага бара, анда күргәзмәләрдә эшли. 2008нче елдан башлап гаиләсе белән даими рәвештә Германиядә яши. Ире Данис белән ике бала үстерәләр, чит ил татарлары тормышында да, гомумән татар мәдәнияты белән бәйле төрле проектларда да актив катнашалар. [4] Төп басма китаплары
Җыентыкларда әсәрләре һәм тәрҗемәләре
Иҗаты турында библиография
Иҗаты турында кайбер фикерләр"Гөлназ әйбәт шигырьләрендә остазларның “кыскалыкта – осталык” дигән акыллы фикерен янә бер раслый. Һәр юлында диярлек образ табарга омтылу һәм табу үзеннән үзе шигырьне кыскарта, мәгънәле итә. Дәрдмәнд поэтик мирасының хәзерге яшьләрдә яңача чыгылышын тойдым мин бу шигырьләрдә." Илдар Юзеев, Татарстан халык шагыйре, 2002 [6] "Аның шигырьләре озак итеп учка йомарланган җепшек кар сыман. Кул җылысы белән тыгыз шарга әйләндереп шомартылган. Сулышың килеп бәрелүгә үк шарлардан тамчы тама башлар кебек." Фәнис Яруллин, Татарстанның халык шагыйре, 2002. "...Яшь кыз зиһенендә, нечкә, нәзберек хисләр белән бергә, граңданлык тойгысының да өлгереп ныгыганын күрә алабыз... Гөлназ чәчмә әсәрләр дә яза. Алары шигырьләрнең дәвамы буларак кабул ителә. Хикәяләр кызык, мәгънәле. Характерлар төсмерләнә. Матур холыклы кешеләр. Образлы тәгъбирләр сүрәт ителгән вакыйганың үзеннән табигый рәвештә килеп керәләр. Табигыйлек, зәвык һәм профессиональ өлгергәнлек күрсәткече булып умарталыкта, мәсәлән, "вакыт куе бал шикелле әкрен ага"." Әхсән Баян, Татарстанның халык язучысы 2002. "Илһамлы сүрәт, төсләр палитрасының муллыгы, фикерләрнең яктылыгы - "Тылсым"га тупланган шигырь вә этюдларның югары кимәлдә, ихлас күңелдән иҗат ителүләре турында сөйли. Димәк, яшь авторда шигъри хисләр гаять мул, тирәннән - саф күңел кизләвеннән ургып чыга икән шул! Аннан хис вә тойгыларның аналитик вә синтетик хезмәте әнә шул рәвешле әллә нинди тылсымнар тудырырга сәләтле икән!" Роберт Әхмәтҗанов, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 2000. "Бүген исә без яшь шагыйрә Гөлназ Вәлиеваның аһәңле авазында Гаяз Исхакыйның кырыс тавышын ишеткән күк булабыз..." Адлер Тимергалин, 2004. Моны да карагызИскәрмәләр
ЧыганакларСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia