Дамир Ишемгулов
Ишемгулов Дамир Нуретдин улы (1 февраль 1943 ел) — рәссам. 1993 елдан Россия Федерациясенең Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2001). БиографиясеДамир Нуретдин улы Ишемгулов 1943 елның 1 февралендә Башкорт АССРның Хәйбулла районы Бәләкәй Әбеш авылында туган. 1971 елда Уфа сәнгать училищесын (педагоглары Л. Ф. Мугтобаров, К. П. Чаругин) тәмамлый. 1975-1995 елларда Башкортстан иҗади-җитештерү комбинатында рәссам булып эшли, 1996 елдан — Уфа сәнгать училищесында укытучы. Әлеге вакытта Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. Рәссамның картиналары башкорт авылының көнкүрешенә, башкорт фольклорына багышланган: "Җәйге көн үзәге" (1986), «Далада» (1990), «Печән өсте» (1992), «Җәйге аш-су бүлмәсе» (1992), «Хәерле кич, Фатыйма әби» (1992), «Гаилә» (2008), «Әбеш» (2012). Башлыча неопримитивизм стилендә эшли. Ишемгулов Дамир Нуретдин улы — 1993 елдан Россия Федерациясенең рәссамнар берлеге әгъзасы, 1995 елдан алып — «Артыш» иҗади берләшмәсе әгъзасы. Ул — «Сары бия» («Желтая кобыла») сәнгать төркемен оештыручыларның берсе (1989). Рәссамның картиналары М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Чиләбе өлкә картиналар галереясында, Новосибирск дәүләт сәнгать музеенда, Марий-Эл Республикасының республика сынлы сәнгать музеенда (Йошкар-Ола), «Эстер» Галереясында (Екатеринбург), Башкортстан Республикасы милли сәясәт һәм мәдәният Министрлыгы янындагы «Урал» ГНИ-да (Уфа), Туймазы туган якны өйрәнү музеенда (Туймазы шәһәре, Башкортстан Республикасы) саклана. Хезмәтләре«Бушап калган авыл» (1977), «Печән өсте» (1988), «Югалган кәҗәне эзләү», «Корбан» (1991). «Тәүлек» («Сутки»), «Тышаулы ат» (1991), «Әти-әни истәлегенә» (1993), «Реквием» (1994). «Чишмә» (2000), «Үз-үзеңне яндыру» («Аутодафе») (1995-1999), «Бакчада)». Натюрморт «Сары самавыр» (1999), "Кәрзиндәге сирень" (2012), «Туган йорт» (2012). КүргәзмәләреИшемгулов Дамир Нуретдин улы — 1986 елдан алып сәнгать күргәзмәләрдә катнашучы. Уфада шәхси күргәзмә (1996). Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
ИскәрмәләрСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia