Динис Бүләков
Динис Бүләков (Динис Мөдәрис улы Бүләков, баш. Динис Мөҙәрис улы Бүләков) – язучы. Г. Сәләм премиясе (1980), Салават Юлаев премиясе (1993) лауреаты. БР язучылар берлеге рәисе. Тәрҗемәи хәле1944 елның 18 маенда БАССР Мәләвез районы Арслан авылында туган. Воскресенский урта мәктәбен , Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумын (1964), Мәскәүдә әдәбият институтын (1974) тәмамлый. 1964-1965 елларда Бәләбәй районы «Җиңү байрагы» газетасында эшли. 1965-1968 елларда хәрби хезмәттә. «Совет Башкортстаны» газетасында, «Агыйдел» журналында әдәби хезмәткәр, «Пионер» урналының баш мөхәррире була.
Иҗаты![]() Урта мәктәптә, техникумда укыганда ук әдәбият белән кызыксына, шигырьләрен республика матбугатында бастыра. Беренче хикәяләр җыентыгы «Кояш ярчыгы» 1971 елда нәшер ителә. «Авылымның ак өйләре» (1973), «Сары сандугач баласы» (1975), «Акбүз алышка чыга» (1977), «Кыңгырау чәчәк» (1979) повестьларында мавыктыргыч образлар тудыра. «Упкын читендә бию» (1981), «Кыерчык ай» (1983), «Чаган яфрак яңарта» (1985), «Шарлавык» (1987), «Килмешәк» (1988) повесть-романнары белән сәләтле прозаик икәнен раслый. «Гомер бер генә» (1994), «Туздырылган тәмуг» (1996) романнары рухи дөнья проблемасын калку күтәрә. «Төнге оҗмах» (1994) пьесасын язды. Балалар өчен әсәрләре бар.[2] Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973) ХәтерМәләвездә, Сибайда урамнар язучының исеме белән аталган. ӘдәбиятД. Бүләков. Әсәрләр. 2 томда. Уфа, 2001-2004..(башк.) ЧыганакларСовет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.) Сылтамалар
БР әдәби картасы (рус.) башкорт белешмәлеге(үле сылтама) .(башк.) Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia