Дөнья музыка мәдәниятләре үзәге (Мәскәү консерваториясе)
Дөнья музыка мәдәниятләре үзәге — Мәскәү дәүләт консерваториясендә фәнни-иҗади үзәк; фәнни эшчәнлек, концерт-фестивальләр оештыру һәм мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә.[2] Фәнни-иҗади үзәк фестивальләр оештыру һәм бөтен дөньяга танылган традицион музыка башкаручылары белән остаханәләр үткәрү белән аеруча танылган. ТарихыМәскәү консерваториясендә «Дөньяның музыка мәдәниятләре» бүлекчәсе 1976 елның сентябрендә композитор Җәвани Михайлов тарафыннан оештырыла.[3] Композиторның Африка, Азия һәм Америка традицион мәдәниятләре музыкантлары белән шәхси бәйләнеше һәм таныш булуы «Дөнья музыка мәдәниятләре» барлыкка килүендә мөһим роль уйный.[4][5] Төрле мәдәниятләрне эчтән күзәтү һәм алар белән турыдан-туры танышуы аңа традицион мәдәниятләрнең тирән катламнарын өйрәнүгә һәм аларны Мәскәү аудиториясе белән таныштырырга юл сала.[4] 1970-нче еллар башында Җ. Михайловның "тавыш системаларының күплеге һәм аларның аермалылыгы турында"гы фикере күпләр тарафыннан җитди күзлектән кабул ителми. Совет музыка белемендә дөньяның барлык музыкаль мәдәниятләрен идеологик позицияләрдән колачлау хакимлек итә.[4][5][6] Башта бу бүлекчә кечкенә укыту курсы, аннары «Азия, Африка, Америка, Австралия һәм Океания музыкаль мәдәниятләре» курслар системасы буларак эшчәнлек алып бара.[7] Шулай ук Чит ил музыкасы тарихы кафедрасында «Дөнья музыка мәдәниятләре секторы» (1980—1984) һәм шушы исемне йөрткән Кабинет (1984 елдан) буларак гамәлдә була.[7][8] Төрле елларда Кабинет Дөнья музыка мәдәниятләре кафедрасы каршында (1990—1995) хезмәт алып бара, аннары мөстәкыйль структурага әйләнә (1995—2003), һәм 2003 елда ул «Дөнья музыка мәдәниятләре» бүлек-үзәк буларак Мәскәү консерваториясенең Халыкара эшчәнлек программаларын координацияләү идарәсенә (2015 елдан — Халыкара хезмәттәшлек офисы) кертелә.[7] 2010 елда, бүлек-үзәк хәзерге исемен ала: «Дөнья музыка мәдәниятләре» фәнни-иҗади үзәге.[4] Үзәкнең эшчәнлегеБүгенге көндә фәнни-иҗади үзәк Мәскәү консерваториясенең Халыкара хезмәттәшлек бүлеге каршында эшли һәм төрле халыкара мәдәни-музыкаль проектлар булдыруда һәм тормышка ашыруда мөһим роль уйный. Үзәк каршында «Россия-Япония музыка мәдәниятләре үзәге», шулай ук берничә иҗат төркеме дә гамәлдә тора: «Караван» Иран музыка төркеме, «Аждаһа һәм Феникс» Кытай музыка ансамбле, «Wa-On» япон музыка ансамбле.[4][9] Үзәкнең күпьеллык мәдәни эшчәнлеге дәвамында уникаль материаллар фонды тупланды, аның белән бергә махсус китапханә, музыка һәм видео китапханәләре булдырылды.[4][10] Үзәк күп санлы концертлар, иҗади очрашулар, традицион музыкаль мәдәниятләрнең танылган башкаручылары лекцияләрен, шулай ук башка фәнни-мәгариф чараларын, театр проектларын («Өслүб чәчәге риваяте», «О-Натсу» операсы, Иран театры атналыгын оештыра[11][12]), һәм шулай ук ел саен «Тавыш галәме», «Япония җаны», «Арктида токымнары», «Дуслар җыю» фестивальләре кебек зур күләмле халыкара иҗади проектлар алып бара.[4][13][14][15][16] Үзәк Мәскәү консерваториясендә белем бирү эшчәнлеген алып бара, бу эштә мөһим урын студентлар һәм аспирантлар өчен лекция курсларына бирелә, моннан тыш, диплом һәм диссертация тикшеренүләре үткәрелә. Моның белән бергә традицион япон, кытай, һинд һәм фарсы музыкасы дәресләре үткәрелә.[4][7] 1999 елдан башлап, «Япония җаны» халыкара фестивале ел саен сентябрьдән декабрьгә кадәр, 2003 елдан майдан июньгә кадәр «Тавыш галәме», 2007 елдан августта «Дуслар җыю» фестивальләре үткәрелә[7]. COVID-19 белән эпидемиологик вәзгыять һәм Мәскәүдә һәм Россиянең башка шәһәрләрендә концерт залларын һәм башка корылмаларны ябу шартларында, үзәк онлайн режимда берничә иҗади проектны тормышка ашырды («Мәскәү — культуралар кисешүе» һ.б.).[17] Үзәкнең фестивальләре Мәскәү һәм Россия шәһәрләрендә генә түгел[18], ә кайвакыт Япония, Кытай, Колумбия, якын һәм ерак чит илләренең концерт мәйданчыкларында да үткәрелә.[19] Үзәктә Атиш Мухопадхай (Һиндстан), Хосейн Нуршарг (Иран) һәм башка музыкантлар эшли. 2021 елда «Тавыш галәме» фестивале кысаларында «Шулай күңел моңлана» дип исемләнгән татар музыкасы концерты да үткәрелде. Илүсә Хуҗина, Айгөл Гардисламова һәм Илгиз Мөхетдинов татар озын көйләрен башкарды. Бүгенге көндә үзәк җитәкчесе — Маргарита Ивановна Каратыгина.[22]
Үзәкнең фикри нигезеҮзәкнең фәнни ысуллары Җәвани Михайлов тарафыннан булдырыла. Аның үзенчәлеге — музыкаль мәдәниятләрнең барлык катламнары (академик, традицион, популяр музыка) бер үк дәрәҗәдә мөһим дип карау һәм аларны үзара бәйләнешендә тирәнтен өйрәнү[23]. Фәнни ысулларда төп урыннарның берсе төбәк цивилизациясе төшенчәсе били, аның нигезендә «дөньяның музыкаль харитасында» тугыз төбәк цивилизациясе билгеләнә, аларның һәрберсе бер-берсе белән чагыштырылып өйрәнелә: Ауропа, Якын һәм Урта Көнчыгыш, Тропик Африка, Көньяк Азия, Үзәк Азия, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Ерак Көнчыгыш, Австралия һәм Океания, Америка.[7][24] Фестивальләр
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia