Евгений Завойский
Евгений Завойский (Евгений Константин улы Завойский, 28 сентябрь 1907[1], Моһылив-Подилскый, Подолия гөбернәсе, Россия империясе[1] — 9 октябрь 1976, Мәскәү, СССР) — физик, Казан магнит радиоспекторскопиясе мәктәбенә нигез салучы, ССРБ ФА хакыйкый әгъзасы (1964). 1947 елдан И.В.Курчатов исемендәге Атом энергиясе институтында (Мәскәү). Яңа физика бүлегенә (магнит радиоспектроскопиясенә) нигез салган электрон парамагнит резонасы күренеше ачкан (1944). Термотөш плазмасына һәм тиз үтүчән процессларга караган фәнни хезмәтләр авторы. ССРБ дәүләт (1949) һәм Ленин (1957) премияләре лауреаты. Казан шәһәренең Идел буе районында Завойский урамы бар, 1984 елдан Казан физика-техника институты Завойский исемен йөртә, 2004 елда Казан дәүләт университетының Физик факультеты алдында Завойский һәйкәле ачылган. 1991 елдан парамагнит резонансы өлкәсендәге казанышлар өчен Завойский исемендәге бүләк бирелә.
|
Portal di Ensiklopedia Dunia