Ейск (рус. Ейск) — Краснодар краенда урнашкан шәһәр, Ейск районының админстратив үзәге. Нигезләнүдән үк диңгез порты булып тора.
Халык саны — 87 771 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 97 176 кеше.[4]
География
Шәһәр Азак диңгезенең Таганрог култыгы яры буенда, Ея елгасы тамагы янында, Краснодардан 247 километр төньяк-көнбатыштарак, Тындагы Ростовдан 172 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан. Тимер юл станциясе.
Тарих
Тимер юл вокзалы. 19 гасыр ахыры—20 гасыр башы
1848 елда яңа нигезләнгән диңгез порты янындагы шәһәр буларк нигезләнгән. 1853—56 еллардагы Кырым сугышы вакытында инглиз эскадрасы һөҗүменнән зур зыян күргән.
1856 елда Ейскида 1250 йорт һәм 50 лавка (кибет) исәпләнгән.
Ростов-Владикавказ тимер юлы һәм Новороссийск порты төзелешеннән соң Ейскның әһәмияте төшә. 1924 елдан Ейск районы үзәге булып тора.
Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 9 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 5 февралендә азат ителә.
Халык
Милли состав
Икътисад
Полиграфия машаналары заводы, суднолар ремонтлау заводы.
Азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре: иткомбинат, сөт заводы, консерв заводы, ашлык продуктлары заводы, сыра заводы, шәраб заводы, балык колхозы, кондитер фабрикасы, икмәк заводы, катнашазык-элеватор комбинаты. Тегү фабрикасы, өй җиһазлары фабрикасы, аяк киеме фабрикасы. Төзү матераиллары заводы.
Югары уку йортлары
- В. М. Комаров ис. Ейск югары хәрби авиация институты
Галерея
-
Мәдәният йорты
-
-
Вокзал
-
Свердлов урамы
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 ОКТМО. 185/2016. Южный ФО
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2025 года — Москва: Росстат, 2025.
- ↑ https://baranovichy.by/goroda-pobratimi-ru
- ↑ 4,0 4,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-12-08
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 http://www.mojgorod.ru/krasnod_kraj/ejsk/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=424
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-12-08
- ↑ 4. НАСЕЛЕНИЕ ПО НАЦИОНАЛЬНОСТИ ИВЛАДЕНИЮ РУССКИМ ЯЗЫКОМ ПО МУНИЦИПАЛЬНЫМ ОБРАЗОВАНИЯМ КРАСНОДАРСКОГО КРАЯ (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-05, retrieved 2013-12-08