Елена Николаева
Елена Сергеевна Николаева (1985 елның 25 декабре, Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — Россия журналисты, «Россия-1» телеканалында «Россия иртәсе» тапшыруының алып баручысы (2015—2021), «РБК-ТВ» һәм «Мәскәү 24» телеканалларында эшләгән. Шулай ук актриса һәм фотомодель буларак билгеле[2][3]. Тормыш юлыЕлена Николаева 1985 елның 25 декабрендә Ташкәнтта математиклар гаиләсендә туа. Аның бабасы Чкалов исемендәге Ташкәнт авиация җитештерү берләшмәсенә керүче авиазавод директоры булган[4], әбисе шул ук предприятиедә конструктор булып эшләгән. Мәктәп елларында Елена Ташкентта һәм Мәскәүдә укыган. 2009 елда «нефть һәм газ предприятиясендә икътисад һәм идарә» белгечлеге буенча И. М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетын[калыпны мәкаләдән алып куярга] тәмамлаган. Шулай ук «ФИНАМ инвестицион холдингының» инвесторлар өчен курслар узган, Сингапурда укыган: Сингапур милли университетында бизнес-программа узган. «Телетапшырулар алып баручы» белгечлеге буенча Россия халыклар дуслыгы университетында өстәмә белем алган (2011—2012), ел ярым Роман Виктюк театры каршындагы Мәскәү театр үзәгенең актёрлык осталыгы һәм режиссурасы мәктәбендә укый, әмма театр белем алуын бетерми. 2009 елда «РБК Daily» газетасының ягулык-энергетика комплексы бүлегендә газ базары күзәтүчесе буларак журналист карьерасын башлый. Тележурналист буларак 2010 елда «Эксперт» телеканалында дебют ясый, анда ел ярым яңалык хәбәрчесе булып эшләгән. Шул ук вакытта «Kommersant business guide»та, «Капитан Клуб» журналында басылып чыга, «Россиядә хәйриячелек» басмасы белән хезмәттәшлек иткән. 2012 елда «Елена Николаева белән яңа бизнес» программасын алып бара башлый, анда автор, алып баручы һәм шеф-редактор булып эшләгән. 2013 елда, Эксперт-ТВ телеканалы ябылганнан соң, «Эксперт» медиахолдингының акционерлары һәм баш мөхәррире Елена Николаеваны «Эксперт» журналында автор рубрикасын алып барырга чакырганнар. «Елена Николаеваның яңа бизнесы» телевизион форматы журнал форматына җайлаштырылган[5]. 2013 елда РБК телеканалында алып баручы булып эшли башлый. 2014 елның августында Николаеваны ВГТРК холдингына керүче «Мәскәү 24» телеканалында иртәнге эфирны алып барырга чакырганнар. 2014 елның 22 сентябреннән 2015 елның 15 февраленә кадәр — «Мәскәү 24» телеканалында эфирны алып баручы[6][7]. 2015 елның языннан — «Россия-1» дәүләт телеканалында «Россия иртәсе» программасында «Беренче затлар белән интервью» рубрикасын алып баручы. 2015 елның җәеннән 2021 елның көзенә кадәр — «Россия иртәсе» программасының төп алып баручысы. Төрле компанияләрнең 40 тан артык реклама клипында, шулай ук 10 нан артык кинофильм һәм сериалларда төшкән. 2006—2007 елларда Николаева «Арбат Престиж» компаниясенең йөзе. 2016 елның маенда Форсайт-флот катнашучысы була[8]. 2016 һәм 2018 елларда «Рунет премиясе»н тапшыру тантанасын алып баручы була[9][10]. Бүләкләр
Фильмография
Басмалар
Шәхси тормышЕлена Николаева кияүдә түгел, формаль булмаган мөнәсәбәтләрдә тора[14]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia