Женьшень (трад. кытай人參, упр. 人参, пиньинь rénshēn , палл. жэньшэнь ; лат. Panax L. , 1753 [ 1] [ 2] ), «тереклек тамыры» — аралиячәләр семьялыгына кергән күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы. Азия һәм Төньяк Америкада үсүче 12 төрне берләштерә.
Танылган дару үләне. Адаптоген һәм гомуми тонуска кертүче буларак кулланыла. Корея һәм Кытайда аның тамыры ризык әзерләүдә дә кулланыла. Традицион кытай медицинасы аның препаратлары яшьлекне һәм гомер озынлыгын озайтырга сәләтле дип саный.
Этимология
“Pan” тамыры “бөтен, барлык” сүзен аңлата, борынгы греклар әлеге үсемлек бөтен авыруны да дәваларга сәләтле дип исәпләгәннәр.
Таралу һәм экология
Ыругның ареалы шактый төрле. Төп өлеше Азиянең көнчыгышында (Ерак Көнчыгыш, Кытай, Тибет, Алтай), ә бер төрнеке (биш яфраклы женьшень) Төньяк Американың көнчыгышында үсә. Вьетнам женьшене ареалы Вьетнамның Үзәк таулы районын били.
Ботаник тасвирлама
Үзәк тамыр системалы. Тамыры орчыксыман, тармакланучы, озынлыгы 25 см га җитә, калынлыгы 0,7—2,5 см, җыерчалы, 2—5 эре тармагы булырга (булмаска да) мөмкин. Өске өлешендә тараган "муены" бар. Тамыр өслеге һәм кисеме аксыл-сары төстә.
Яфраклары бармаксыман катлаулы төзелешле, сабак очында шәлкемгә оешканнар. Сабак озынлыгы 30-70 см.
Женшен тамыры
Чәчәкләре вак, аксыл-яшел, йолдызчыкларны хәтерләтәләр. Яфрак шәлкеме уртасыннан башлана торган чәчәк сабагында чатырга оешканнар.
Чәчәк формуласы:
∗
K
(
5
)
C
5
A
5
G
(
2
¯
)
{\displaystyle \ast K_{(5)}\;C_{5}\;A_{5}\;G_{({\overline {2}})}}
Җимеше - 2 яссы орлык кергән ачык-кызыл, каты төшле.
Тамырның химик матдәләре:
сапониннар: гинзенозидлар (панаксозидлар) — өчтерпенлы гликозидлар; әлеге гликозидларның гениннары даммаран рәтенең тетрацикллы өчтерпеннарына - протопанаксатриол һзм протопанаксадиолга керә;
ксатриоллар — гликозидлар төркеме, агликон булып олеанол кислотасы хезмәт итә;
биологик актив полиацетиленнар: фалькаринол, фалькаринтриол, панаксинол (кызыл женьшень онында 250 мкг/г), панаксидол (297 мкг/г), панакситриол (320 мкг/г), гептадека-1-ен-4,6-дин-3,9-диол;
пептидлар — берничә аминокислота калдыгыннан торучы түбәнмолекуляр N-глутамил олигопептидлар;
полисахаридлар (суда эрүчәннәренең өлеше 38,7 %, селтедә эрүчәннәре — 7,8—10 %) һәм эфир майлары (80 % кадәр эфир майлары — сесквитерпеннар, алардан иң зур өлеш (5—6 % кадәр) — фарнезол));
витаминнар (C, B төркеме: пантотен, никотин, фолий кислоталары), лайлалар, сумалалар, пектиннар, аминокислоталар, эфир мае;
макроэлементлар: калий, кальций, фосфор, магний;
микроэлементлар: тимер, бакыр, кобальт, марганец, молибден, цинк, хром, титан; микроэлементларның концентрациясе вегетация чоры ахырында аеруча югары булуы күзәтелә.
Төрләр
GRIN мәгълүматлары буенча, әлеге төрләре билгеле:
Искәрмәләр
↑ 1,0 1,1 1,2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм : 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
↑ 2,0 2,1 Linnæi C. Species Plantarum : Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
↑ Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 54 / мөхәррир G. Hoo , C. J. Tseng — 1978.
↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе