Заманча сәнгать музее (Загреб)

Заманча сәнгать музее
Нигезләнгән

1954 һәм 2009

Урнашкан

Загреб, Хорватия

Адрес

Avenija Dubrovnik 17, 10010 Zagreb

Заманча сәнгать музее (хорв. Muzej suvremene umjetnosti, MSU) — Хорватия башкаласы Загребта Дубровник проспектында урнашкан музей. Ул илнең иң эре һәм иң заманча музее булып тора[1][2].

Музей интерьеры
Музей коллекциясеннән скульптуралар
Икеләтә тау, Карстен Хёллерның металл скульптурасы[3]

Тарих

Музей үзенең тарихын 1954 елда нигез салынган Заманча сәнгать шәһәр галереясеннән алып бара[2]. Ул Түбән шәһәрдәге Кульмер сараенда урнашкан, анда шулай ук Фотография, кинематография һәм телевидение үзәге, шулай ук музей китапханәсе урнашкан була. Урын җитмәү сәбәпле музейда даими экспозиция булмаган.

1998 елда музейны Яңа Загреб районындагы Дубровник һәм Вечеслав Холевац проспектлары почмагындагы яңа бинага күчерү турында карар кабул ителә. Бина проектына конкурс үткәрелә һәм тәкъдим ителгән 85 эш арасыннан архитектор Игорь Франич проекты сайлап алына. 2003 елның ноябрендә музей нигезенә беренче таш салына һәм 2009 елның 11 декабрендә, берничә тоткарлык белән барган алты ел төзелештән соң, музей ачыла. Бинаның беренчел бәясе 200 млн. хорват куны белән бәяләнгән, ә ахыр чиктә ул Хорватия Мәдәният министрлыгы һәм Загреб шәһәре тарафыннан тигез өлешләрдә инвестицияләнгән 450 млн. кун (якынча 84 млн. АКШ доллары) тәшкил иткән[4].

Бинаның гомуми мәйданы 14 600 м² тәшкил итә, шуларның 3500 м² даими экспозиция өчен, ә 1500 м² тирәсе вакытлы күргәзмәләр уздыру өчен билгеләнгән. Бинада шулай ук китапханә, мультимедиа залы, китап кибете, кафе һәм ресторан урнашкан.

Хәзерге вакыт

Музей коллекциясендә 12 000 гә якын сәнгать әйберләре бар, шуларның 600 гә якыны даими экспозициядә тора[5]. Музейда заманча хорват рәссамнары Юлие Книфер, Тошо Дабац, Иван Кожарич, Венцеслав Рихтер, Бенко Хорват, Иван Пицель, Мирослав Шутей, Томислав Готовац, Далибор Мартинис, Саня Ивекович; шулай ук заманча сәнгатьнең чит ил вәкилләре Джетулио Альвиани, Альберто Бьязи, Макс Билль, Пьеро Дорацио, Хулио Ле Парк, Рихард Мортенсен, Отто Пьене, Хесус Рафаэль Сото, Виктор Вазарели, Марина Абрамович, Дороти Кросс, Катажина Козыра һ.б. хезмәтләре тәкъдим ителгән.

Бинаның көньяк керү урыны каршында Брацо Димитриевич һәм Мирослав Балки инсталляцияләре, Карстен Хёллерның Икеләтә тау металл скульптурасы музей вестибюлендә аның рәсми ачылышы вакытында урнаштырылган[6].

Искәрмәләр

  1. Mamić, Tomislav. Nakon otvaranja MSU na redu su drugi muzeji. Jutarnji list. әлеге чыганактан 2012-03-22 архивланды.
  2. 2,0 2,1 MSU otvorenje: osnovne informacije. Muzej Suvremene Umjetnosti, Zagreb. әлеге чыганактан 2019-05-28 архивланды.
  3. Carsten Höller - Double Slide (en). Muzej Suvremene Umjetnosti, Zagreb. әлеге чыганактан 2019-05-28 архивланды.
  4. Jendrić, Dorotea. Šest godina trajao je put od kamena temeljca do novoga MSU. Večernji list. әлеге чыганактан 2012-03-09 архивланды.
  5. Jendrić, Dorotea. Hram kulture: Umjetnička avangarda dočekala je vidjeti svoja djela u MSU. Večernji list. әлеге чыганактан 2012-03-09 архивланды. 2019-08-01 тикшерелгән.
  6. Babić, Vanja. Prokletstvo razbijeno, nastavak slijedi. Матица хорватская. әлеге чыганактан 2012-04-05 архивланды.

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya