Википедиядә
Алимов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Зариф Алимов, Зариф Закир улы Алимов, рус. Алимов Зариф Закирович (1921, ТАССР — 1945, Маҗарстан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан, 2нче Украина фронты 23нче танк корпусы 56нчы мотоукчылар бригадасы автоматчылар взводы командиры, Советлар Берлеге Каһарманы (1945), лейтенант.
Тәрҗемәи хәле
1921 елда ТАССР Бөгелмә кантоны (хәзерге Чүпрәле районы) Яңа Кәкерле авылында крестьян гаиләсендә туган. Әтисе — Закир Хәмәталим улы (1872-1975). Милләте — татар. Тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлаган. Күмәк хуҗалыкта хисапчы, тракторчы булып эшләгән. 1940 елда хәрби хемәткә чакырылган.
Бөек Ватан сугышында
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша. Көньяк-Көнбатыш фронтта, 1нче, 2нче һәм 3нче Украина фронтларында сугыша. Яссы—Кишенәү юнәлешендә һәм Дебрецен шәһәре юнәлешендә хәрәкәт итә. Дүрт мәртәбә яралана (1941 елда ике тапкыр каты яралана). Кече лейтенантлар әзерләүче курсларны тәмамлаган (1942).
2нче Украина фронты 23нче танк корпусы 56нчы мотоукчылар бригадасы автоматчылар взводы командиры лейтенант Алимов Румыния җирендәге сугышларда батырлык күрсәтә. 1944 елның 30 августында аның взводы таулы-урманлы җирлектән узып, берләшмә сәргаскәренең мөһим фәрманын штаб белән элемтәләре өзелгән хәрби бүлгеләргә илтеп җиткергән. 1944 елның 2-3 сентябрендә взвод Онешти (элекке Георге-Георгиу-Деж) шәһәре янында дошманның сан ягыннан өстенрәк гаскәренә каршы торган, дошманны зур югалтуларга дучар иткән, 25 әсир алган (2 сентябрьдә; 3 сентябрьдә – 18 әсир).
1945 елның 24 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән. Ләкин мактаулы исемне алырга өлгерми. 1945 елның 31 гыйнварында һәлак булган. Маҗарстанда, Веленце күленнән 5 км төньяк-көнчыгышта Петтэнд торак пунктында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
Яңа Кәкерледә куелган бюст
- Яңа Кәкерледә урамга исеме бирелгән, үзәктә бюсты куелган[1].
- Туган йортына истәлек тактасы беркетелгән.
Әдәбият
- Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.
- Татарский эниклопедический словарь. Казан, 1999.
- Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казан, 1963.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
Сылтамалар
Искәрмәләр