Зелпе
Зелпе (лат. Lonícera) — парлап урнашкан вак яфраклы, хуш исле алсу һәм ак чәчәк ата, кара коңгырт төстәге җимеш бирә торган үсемлек. Әгәр кызылчык соң өлгерә торган җимеш булса, зелпе иртә өлгерә торганнардан. Аны кипкән килеш озак сакларга була, бу очракта да аның бар файдалы сыйфатлары сакланып калачак. Ә алар аз түгел. Мәсәлән, анда С витамины лимондагыдан ким түгел. Монда А, В1 В2, Р витаминнары бар. Зелпе җимешләре төнәтмәсе белән күзләрне юарга, авыз чайкарга була, ботакларының кайрысы аппетитны ача. Зелпе ашказаны-эчәк трактын дәвалый, цинга чирен, онкологик авыруларны кисәтә, организм күзәнәкләрен картаюдан саклый. Гипертония авыруы, азканлылык булганда ярдәм итә. Бу җимештәге микроэлементларның нинди файдасы бар? * Йод. Калкансыман биз авыруларына профилактик чара булып тора. * Цинк. Тирене сәламәтләндерә. Ашкайнатуны яхшырта, яраларны төзәтә. * Калий. Кан басымын нормальләштерә, йөрәк һәм кан тамырлары өчен ; файдалы. * Магний. Стресслардан саклый. Зелпедә тагын алюминий, фосфор, барий, стронций, тимер, кремний, бакыр , һәм кальций бар. Зелпе җимешләре хәтерне яхшырта ала. Алар шулай ук кан ' агуны киметергә, температураны төшерергә, кан тамырларының стенкаларын ныгытырга, иммунитетны яхшыртырга сәләтле. Атеросклероз авыруы, юан эчәк ялкынсынганда (авыртуны киметергә булыша) һәм гастрит авыруы булганда файдалы. Зелпе организмнан авыр металл тозларын чыгара. Әгәр ике атна дәвамында экзема яки трофик җәрәхәт белән зарарланган тирене зелпе согы белән эшкәртсәң, сизелерлек уңышка ирешергә була. Бөерләр һәм ашказаны авырганда, гипертония булганда дәвалану өчен төнәтмә. 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы җимеш салып (кипкәне дә ярый), термоста 5 сәгать төнәтергә. Көненә 3 тапкыр 2 аш кашыгы эчәргә. Шешенүләрне киметү өчен рецепт. 1 стакан салкын суга 1 аш кашыгы зелпе кайрысы салырга. Сүрән утта 15 минут кайнатып сөзәргә. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 аш кашыгы эчәргә. Зелпе кайрысыннан ясалган төнәтмә белән күзләрне юдырырга һәм авыз I куышлыгын чайкарга була. Моның өчен 2 аш кашыгы вакланган кайрыга 1 « стакан салкын су салып, сүрән утта 15 минут кайнаталар. Сөзгәч, төнәтмәне кулланырга ярый. Тамак төбен яфракларының төнәтмәсе белән дә чайкарга була. Тик яфракларны чәчәк ату чорында җыярга кирәк. Рецепты болай: 1 балкашык кипкән яфракка 1 стакан кайнар су салып ярты сәгать тотарга һәм сөзәргә. Бу төнәтмә белән яраларны да эшкәртергә ярый. АтамаЗелпе сүзе гар. зөлеф — «бөдрә толым»[3] сүзеннән[4]. ![]() ![]() Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia