Зирекле (Норлат районы)
Зирекле (шулай ук Иске Зирекле)— Татарстан Республикасының Норлат районындагы авыл. Авыл Фома һәм Чулпан авыллары арасында урнашкан. Халык саны — 426 тирәсендә. Почта индексы — 423012. ТарихXVIII гасырда нигезләнгән. Элек авыл тирәсендә зирек агачлары күп үскән һәм исеме шуннан алынган. Демография
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар. Күренекле кешеләр
Социаль тармакМәчет бар, беренче имам-хатыйбы - Касыйм Мотыгуллин (Хасибулла). Авылда урта гомуми белем бирү мәктәбе эшли. Мәдәният йорты бар. СССР вакытында авылдан ерак түгел пионер лагере төзелергә булган. Хәзер анда яшеллек һәм ясалма күл урыны калган, ләкин халык аны барыбер искечә «бассейн» дип йөртә. Хәзер анда Сабантуй уздыралар. СәнәгатьСССР вакытында авылда кирпеч заводы эшләгән, хәзер аның өчен махсус ясалган тирән түгел күл генә калган. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.6 °C.[3] Галерея
ИскәрмәләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia