Золотоордынское обозрение
Золотоордынское обозрение (тат. Алтын Урда күзәтүе; ингл. Golden Horde review) ― фәнни журнал, Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихына багышланган халыкара рецензияләнә торган гыйльми басма. Журналның төп бурычы ― координация һәм төрки-татар тарихы проблемалары буенча фәнни тикшеренүләрне халыкара дәрәҗәдә популярлаштыру. Журнал битләрендә Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнүгә кагылышлы тарихи, историографик һәм чыганаклар характерындагы фәнни басмалар басыла. Журнал 2013 елдан Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының чыгарыла. Журнал рус һәм инглиз телләрендә Россия һәм чит ил авторларының элек басылмаган, оригиналь мәкаләләрен бастыра. «Алтын Урда күзәтүе» шулай ук яңа фәнни басмаларны (монографияләр, академик басмалар) тикшерүгә зур игътибар бирә, ул рецензияләр форматында башкарыла. Барлык публикацияләр рецензияләнә, рус һәм инглиз телләрендә резюме белән тәэмин ителә. Тарих![]() Журнал 2013 елның апрелендә нигезләнгән. 2013 елның 9 июлендәге ФС77-54682 номерлы ПИ Массакүләм мәгълүмат чараларны теркәү турында таныклык Роскомнадзор тарафыннан бирелгән[1]. 2023 елның 31 октябрендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Золотоордынское обозрение»фәнни журналының 10 еллык юбилеен билгеләп үттеләр[2]. Баш мөхәррирләр
Редакция коллегиясе
Рубрикалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia