Зырянка (Колыма кушылдыгы)

Зырянка (Колыма кушылдыгы)
География
АТБ Якутия
Ил Россия
Координатлар 65°49'29.35"тн, 150°46'38.05"кнч, 65°11'35.894"тн, 147°45'39.971"кнч, 65°49'29.352"тн, 150°46'38.046"кнч, 65°48'15"тн, 150°45'0"кнч
РДСР 19010100412119000036920
Нинди сулыкка коя Колыма Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 7310 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 299 километр Edit this on Wikidata
Карта

Зырянка - Россия Федерациясенең Саха (Якутия) Республикасында урнашкан елга, Колыманың сул кушылдыгы. Елганың озынлыгы 299 км, дренаж бассейны мәйданы 7310 км² [1] . Ул Гармычан һәм Момский таулары арасында барлыкка килә, Сибик елгасы кушылган урыннан астарак, Колыма тигезлегендә ага. Кар һәм яңгыр белән сулары белән туена. Октябрь урталарында катып, май ахырында ачыла [2] .

Ачылу тарихы

Елганың бассейны 1644 елда Михаил Стадухин җитәкчелегендә рус казаклары тарафыннан ачылган. Ул сугышчы чукчалар турында беренче булып мәгълүмат язып алган. 1647-1648 елларда яңа җирләр эзләү эшләре алып барыла.

Ландшафт

Рельеф нигездә термокарст формалы. Ярлары алтын һәм төрле минераллар ятмалары булган калкулыклар һәм кыялар белән уратып алынган. Ара-тирә тау тундрасы белән урман тундрасы күренә.

Флора һәм фауна

Елга авызына якынрак урыннарда куаклар, үләнчел тундра һәм боланнар утлап йөргән яфраклы сирәк агачлар үсә. Уртача температурасы 10 градустан да артмаган җәй, җилле һәм буранлы озын салын кышлар елга бассейны тереклегенә зур тәэсир ясый. Елгада муксун, горбуша, кет, сиг, омуль, сельдь балыгы, кәрәкә һәм бик күп башка төр балыклар яши.

Колыма елгасы бассейны

Искәрмәләр

  1. Дәүләт су реестры (2023-01-01). Зырянка. Русия Табигать министрлыгы. әлеге чыганактан 2009-03-29 архивланды. 2018-12-20 тикшерелгән.
  2. Зырянка (река в Якут. АССР) // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya