Зөлфия Газизова (актриса)
Зөлфия Газизова, Газизова Зөлфия Габделвәли кызы (1969 елның 19 октябре, СССР, Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы, Кашкадәрья өлкәсе, Каршы) — драма актрисасы, Әлмәт татар драма театры артисты (1991 елдан башлап). "Тантана" премиясе лауреаты (2015, коллектив белән).[1] Тәрҗемәи хәле![]() ![]() 1969 елның 19 октябрендә Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасының Кашкадәрья өлкәсе Каршы шһәһәрендә туа.[1] 1971 елда, Зөлфиягә ике яшь булганда, алар гаиләсе белән әниләре туган авылга — Югары Табынга күченеп кайталар. 1976 елда Түбән Табын урта мәктәбенә укыра керә. Аны тәмамлагач, Алабуга культура-агарту укуханәсенең режиссерлар әзерли торган бүлегендә укый башлый. 1991 елда аны тәмамлый һәм Әлмәт татар драма театрында эшли башлый.[2] Кияүдә, Зәринә исемле кызлары бар. Театр1991 елның уртасында Әлмәт театры коллективына кабул ителә. Беренче рольләрдән берсе С.Вилданованың "Тапталган чәчәкләр" спектаклендәге Йолдыз образы була. Төрле образларда иҗат итә ала торган актриса. Тамашачыларга күбрәк Кәрим Тинчуринның "Назлы кияү"дәге Шәмси һәм "Язылмаган язмышлар" вербатимындагы Ләйсән рольләре буенча таныш.[1] 2015 елда Әлмәт театры коллективы белән нәкъ шул "Язылмаган язмышлар" вербатимы өчен "Иң яхшы актерлар ансамбле" номинациясендә "Тантана" республика театр премиясендә лауреат исеменә лаек була. РепертуарРепертуарында 20гә якын роле бар.
Фотосурәтләр
Шулай ук карагызСылтамаларЧыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia