Иван Шишкин исемендәге бульвар (Яр Чаллы)
Иван Шишкин исемендәге бульвар (рус. Бульвар имени Ивана Шишкина, Шишкинский бульвар) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге урам. Тарих![]() Урамга исем 1972 елда бирелгән. 2017 елның 18 ноябрендә яңартылган Иван Шишкин исемендәге бульварны ачу тантанасы була[1]. Урам стиле Чаллы архитекторлары Рамил Сафиуллин, Илдар Мирхаҗиянов, Ольга Кутуева һәм Вәсил Нәбиуллин проекты буенча рәссам Иван Шишкинның (1832—1898) тормыш юлына бәйләп төзекләндерелгән. Урамны үзгәртеп кору бәясе — 60 млн сум. ТасвирламаБульварның гомуми мәйданы 1,8 га. Урамда тере табигатькә хас элементлар өстенлек итә. Кече архитектура формалары кызыл төстә. Рәссам иҗатын искә төшереп торучы купшы чыршылар үсеп утыра. Скейт-парк корылган. Актив ял итү һәм тыныч ял итү урыннары бар. Параметрик эскәмияләр белән ролледром ясалган[2]. УрнашуыЯр Чаллы шәһәренең (Яңа шәһәр) Автозавод районы 28, 29, 30 нчы комплексларында урнашкан урам. Автозавод проспектыннан башланучы Шишкин проезды белән киселештә башлана. Вахитов проспекты белән киселештә тәмамлана. Игътибарга лаеклы объектлар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia