Игорь Савельев (1968)
Игорь Савельев ― социология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары ― Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе. БиографиясеСавельев Игорь Леонидович 1968 елның 22 февралендә ТАССРның Зәй шәһәрендә туган. 1986-1988 нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1993 нче елда Казан химия-технология институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлый. Хезмәт эшчәнлегеКазан химия-технология институтын тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген химия- технология интитуты профкомы рәисе урынбасары итеп башлый. 1997 нче елда аспирантураның көндезге бүлеген тәмамлый. Аннары Казан дәүләт химия-технология университеты уку-тәрбия идарәсе җитәкчесе булып эшли. 1998 нче елда Казан шәһәре администрациясе балалар һәм яшьләр эшләре комитеты урынбасары, соңыннан рәисе итеп билгеләнә. 2001-2002 елларда Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре буенча министр урынбасары вазыйфасында. 2002-2006 елларда Татарстан Респуликасы Президенты тышкы элемтәләр Департаменты директоры урынбасары- Татарстан Республикасы Президенты тышкы элемтәләр Департаменты каршындагы дәүләт протоколы идарәсе башлыгы була. 2006-2015 елларда Татарстан Республикасы Президенты дәүләт протоколы идарәсе башлыгы 2015 елның октябреннән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе. ГаиләсеӨйләнгән, кызы бар. Мактаулы исеме һәм бүләкләре
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia