Илүзә Ногманова
Ногманова Илүзә Батыр кызы (22 август 1972 ел) — биюче, югары мәктәп укытучысы. 1990—2013 елларда Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле солисты, Башкортстан Республикасының халык артисты (2009). БиографиясеИлүзә Батыр кызы Ногманова 1972 елның 22 августында Башкорт АССР-ының Баймак шәһәрендә туган. 1990 елда Уфа хореография училищесын (педагогы М. А.Кәримов), 2008 елда А. Я. Ваганова исемендәге Рус балеты академиясен (Санкт‑Петербург; педагогы Н. Б. Тарасова) тәмамлаган. 1990—2013 елларда Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле солисты, шул ук вакытта 2006—2008 елларда Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академиядә һәм 2010—2013 елларда Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университетында укыта. 2013 елдан алып «Орион» балалар үсмерләр иҗаты йорты, 2015 елдан «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамбле директоры (икесе дә — Уфа шәһәрендә), шул ук вакытта 2008 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта. ИҗатыНогманова Илүзә Батыр кызы сәнгатенә ачык темперамент, уенчы осталыгы һәм камил техника хас. Бейеүе ачык һәм бөтен хәрәкәтләр белән аерылып тора. «Бүләк», «Гөлнәзирә», «Кадриль», «Кырыкчылар», «Кәркәвеч» («Краковяк»), «Шаян кыз», «Язгы ташу» һ.б. биюләрдә ялгыз партияләр башкара. Кремль сарае сәхнәсендә, П. И. Чайковский исемендәге, «Россия» (бөтенесе дә — Мәскәү), «Октябрьский» (Санкт‑Петербург) һәм башка концерт залларында чыгыш ясый. Мәскәүдә Башкортстан көннәрендә (1997), Санкт‑Петербургта, Әзербайҗанда (икесе дә — 2001) Башкортстан мәдәнияте көннәрендә, Казакъстанда Россия көннәрендә (Астана, 2004), Төркияə Башкортстан көннәрендә (Истанбул шәһәре, 2006) катнаша. Россия буйлап һәм дөньяның 20 илендә гастрольләрдә була. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
ИскәрмәләрСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia