Ираклий Гарибашвили
Ираклий Гарибашвили (гөрҗ. ირაკლი ღარიბაშვილი, 1982 елның 28 июне, ССРБ, Гөрҗистан ССР, Тифлис) — Гөрҗистан сәясәтчесе, 2021 елның 22 февраленнән 2024 елның 8 февраленә кадәр Гөрҗистан премьер-министры. Элек – Гөрҗистан саклану министры (2019—2021), Гөрҗистан премьер-министры (2013—2015) һәм «Грузия хыялы ― Демократик Грузия» сәяси фиркасе рәисе (2013—2015), Гөрҗистан полиция һәм җәмәгать тәртибе министры (2012—2013)[1]. Тәрҗемәи хәле1982 елның 28 июнендә Тифлис шәһәрендә туган. Мәктәптә укыганда спортның бергә-бер көрәш һәм кикбоксинг төрләре белән шөгыльләнгән. 2004 елда Тифлис дәүләт университетының халыкара хокук һәм халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлый. Параллель рәвештә Париж 1 Пантеон-Сорбонна француз университетында укый. 2005 елда Тифлис университетында халыкара мөнәсәбәтләр белгечлеге буенча магистр дәрәҗәсе ала[2]. Хезмәт юлыГрузиягә 2004 елның язында, «розалар инкыйлабы»ннан соң әйләнеп кайта һәм бизнесмен Бидзина Иванишвили компанияләрендә эшли башлый. 2004―2005 елларда «Карту Групп»ның логистика департаментында менеджер булып эшли. 2005―2008 елларда ― логистика департаменты директоры урынбасары, «Карту Групп» президенты Б. Иванишвили ярдәмчесе. 2007 елдан 2012 елның маена кадәр ― «Карту Банк» күзәтүчеләр советы әгъзасы. Бер үк вакытта, 2005 елдан алып 2012 елга кадәр Б. Иванишвилиның «Карту» халыкара хәйрия фонды генераль директоры вазыйфасын башкара. 2012 елда Б. Иванишвили «Грузия хыялы – Демократик Грузия» сәяси берләшмәсенә нигез салганнан соң, Ираклий Гарибашвили фиркане Грузия парламент сайлауларына әзерләү белән шөгыльләнгән, анда сәяси берләшмә җиңеп чыга: Грузия парламентында 85 урын ала[2][3]. 2012 елның 25 октябрендә Б. Иванишвили хөкүмәтендә Грузиянең полиция һәм җәмәгать тәртибе министры вазыйфасын били[4]. ![]() 2013 елның 2 ноябрендә Грузия премьер-министры Бидзина Иванишвили Ираклий Гарибашвилины «Грузия хөкүмәте башлыгы вазифасына иң ихтимал нәмзәт» дип игълан итә[5]. 2013 елның 20 ноябрендә Грузия парламенты Хөкүмәтнең яңа составын раслый һәм Ираклий Гарибашвили премьер-министр була[6]. 31 яшьлек И. Гарибашвили Грузия тарихында иң яшь премьер һәм билгеләнгән вакытка дөньяда иң яшь хөкүмәт башлыгы була [1]. 2015 елның 23 декабрендә И. Гарибашвили Грузия премьер-министры вазыйфасыннан китүе турында игълан итә[7][8]. «Мин бүген бу вазифадан китәм, әмма илебезнең тугъры солдаты булып калам», — дип белдерә ул. 2018―2019 елларда И. Гарибашвили CEFC China Energy Кытай компаниясенең региональ проектлар белән идарә итү буенча Күзәтчелек Советы киңәшчесе була[1]. Берничә елга И. Гарибашвили сәяси аренадан юкка чыгып тора. 2019 елның мартында «Грузия хыялы — Демократик Грузия» идарәче партиясенә әйләнеп кайта. 2019 елның 8 сентябрендә Георгий Гахария хөкүмәтендә оборона министры итеп билгеләнә. Сәяси кризис һәм Георгий Гахариянең премьер вазыйфасыннан отставкасыннан соң, 2021 елның 18 февралендә Ираклий Гарибашвили Министрлар Кабинеты башлыгы вазифасына кандидат итеп тәкъдим ителә[9] һәм ул бу вазыйфада парламент тарафыннан 22 февральдә бертавыштан диярлек раслана[1][10]. Гаиләсе![]() Өйләнгән, хатыны Нунука Тамазашвили[11] (1983 елгы); ике улы — Николоз (2005 елгы) һәм Андриа (2010 елгы). Хатынының әтисе Тамаз Тамазашвили, элекке милиция генералы, Михаил Саакашвили идарә иткән чорда корал һәм шартлаткыч матдәләрне законсыз йөртүдә һәм саклауда гаепләнә[12]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia