Иркутск дәүләт университеты
Иркутск дәүләт университеты — Иркутск шәһәренең югары уку йорты, Көнчыгыш Себернең борынгы университеты.[5] ТарихыИркутск дәүләт университетына 1918 елның 27 октябрендә Себер Вакытлы хөкүмәте тарафыннан нигез салына. Университетка нигез салучы һәм беренче ректор — философ һәм педагог М.М. Рубинштейн була. Беренче факультетлар: тарих-филология һәм юридик. 1920 елда үзгәртеп корулар сериясеннән соң, 1930 елда университет таркала, ә 1931 елның көзендә яңадан Көнчыгыш-Себер университеты буларак эшли башлый. Аның составына өч бүлек керә: химия, туфрак-география һәм физика; шул ук вакытта дәресләрнең лекция формасы яңартыла, ә 1933 елның маенда факультет системасы торгызыла, һәм 4 факультетка туплана: физика-математика, биология, химия, геология-туфрак-география; гуманитар факультет 1940 елда торгызыла. Шул рәвешле, белән 1930-нчы елларда университетта табигый-фәнни белгечлекләр өстенлектш булалар. 1925 елдан башлап университет төрле белгечлекләр буенча укыткан һәм Монголия, Кытай, Африка һәм гарәп илләреннән килгән чит ил гражданнарының фәнни стажировка үткәргән. ИГУ үзенең фундаменталь, шул исәптән экология өлкәсендә, тикшеренүләре белән билгеле (төбәктә Байкал күле урнашкан). 1997 елдан башлап университетның үз рәсми сайты бар. Совет чорында (1939-1989 елларда) А.А. Жданов исемен йөртә. 2014 елда университетка Көнчыгыш Себер дәүләт мәгариф академиясе кушыла. 2016 елда филология, Чит телләр һәм медиакоммуникацияләр институты оештырыла, составына ИДУ филологиясе һәм журналистика факультеты һәм МДЛУ Иркутск шәһәрендәге элеккеге филиалының уку бүлекләре керә. 2018 елның 27 октябрендә Иркутск дәүләт университеты үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә.[6]. 2019 елның 1 сентябреннән хәрби уку үзәге эшли башлый. Хәзерге вакытта вузның белем бирү комплексы 8 уку институты, 8 факультет, 1 филиал, Распутин исемендәге фәнни китапханәне үз эченә ала. Университет структурасында 13 фәнни бүлек бар: фәнни-тикшеренү өлеше (НИЧ), 4 фәнни - тикшеренү институты (гамәли физика, биология, нефть һәм углехимия синтезы, Байкалны хокукый саклау), яңа мәгълүмати технологияләр үзәге (ЦНИТ), төбәкара иҗтимагый фәннәр институты (МИОН), «Байкальский регион» фәнни-тикшеренү үзәге, астрономия обсерваториясе, биология-туфрак факультеты ботаник бакчасы, квант химиясе лабораториясе, тарихи һәм сәяси демография лабораториясе, төбәк проблемалары һәм инновацияләр социология лабораториясе. Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia