Иске имля тарихы

Иске имля тарихы (татар ايسكي إملا) Иске имля[1][2][3] яхуди Иске орфография Татар теленә җайлаштырылган гарәп язуы нигезендә татарча имля(дөрес язу) кагыйдәләре. Гарәп язуы татар халкында 1000 елдан артыграк гомер хезмәт итә[2] Ләкин төрле халыкларда, шул җөмләдән Идел-Чулман Болгарында, язма культураның нигезләре гарәп язуына кадәрле ук салынган булган.[2] Идел-буе болгарда гарәп язуының әһәмияты тагын да арта, ул илнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында тирән тамыр җәеп, тора-бара "үз-әлифбасына" әверелә.[2]

Өйрәнү терминологиясе

Фәнни терминологияне татар лисанының имля галимләре берничә бүлеккә бүләләр. Имля өйрәнүдә тарихый дәверләргә һәм хәрәкәтләргә үз терминологиясен кертәләр. Мәсәлән, имля галиме Х. Курбатов 3 тарихый дәвергә бүлә:
  1. Гарәп графикасын татар теленә җайлаштыруы
  2. 1899елда "имля төзәтү" карары
  3. 1920 ел ахырындагы "хәреф реформасы". Күпчелек мөәлифләр аны "яңа имля" чоры дип атыйлар.

Имля галимләре фикерләрен берничә хәрәкәткә бүлә:

Тарихы

Гарәп язуының һәм исламның таралуы

Гарәп графикасының таралуы ислам диненең таралуы белән башланды.

Идел-Чулман Болгарыстанда

922 елда Идел-Чулман Болгарыстанында ислам динен кабул иткәннән соң Идел-Чулман Болгарыстанында гарәп язуы таралы башлый. караган татар-гарәп әлифбасы ислам динен рәсми кабул рәвештә Болгар дәүләте тарафыннан рәсми рәвештә кабул ителгәннән соң гамәлгә кергән дип санала.[4] Ибн Фазлан Багъдад хәлифлеге сифаратенең кябибе яза булгар-сәркалиб дәүләтендә инде төзелгән иде мәсҗид һәм уку йортлары. Димәк булгарлар ислам динен кабул иткәннәр һәм гарәб әлифбисын кулланганнар инде VIII гасырда.[1] Шундый иртә ислам диненең кабул итүе Болгарлар арасында табигыннар булуы сәбәп булырга мөмкин.[4]

Икенче фикер буенча ислам дине һәм гарәп графикасы фарсылар аркылы сәүдә мөнәсәбәтләре нәтиҗә килеп кергән әйтүчеләр бар.[3]

1225 елга кадәр Идел-Чулман Болгарында Багдад хәлифе Ан-нәсыйр әд-дин Аллаһ көмеш вә бакыр динар вә дирхәмләре басылган гарәп телен вә иске имляне кулланып.[5]

Хәзәр каһанлыгында

VII гасырда гәрап-хәзәр сугышлары башланып җибәрелә.

642 елда Ат-Табари тафсирлавы буенча мөселманнар хөҗүм колалар һәм яулап алынган тау-җирләрендә калгаләр төзеделәр Бәләнҗәргә кадәр барып җитәләр.

662 елда Ибн әл Асир тасфирлавы буенча аланлар һәм румлар союзлык мөмкинлеген булуын яза.

722-725 елларда Ал-Дахаби, Якуби, Ибн әл Асир, Ат-Табари тасфирлавы буенча гарәпләр салым ала башлый алан дәүләтеннән. Шул ук вакытта төп хәзәр гаскәрләрен тар-мар итте гәрәпләр.[6]

728-729 еллардан 758 елга кадәр Хәзәрләргә вә аланларга гарәпләр хөҗүм ясый аланнарның шәрык капкаларын яулап алу өчен.[6]

932 елда Ал-Масуди тасфирлавы буенча Хәзәр каһаны Византия(Рум) китергән барлык епископларын куа һәм насара йогынтысыннан чыга.[6] Хәзәр җирләрендә ислам дине иркен тарала башлый.

Төркистанда

Кара ханнар дәүләтендә Солтан Сатук Бугра Хан (920–956) 934-нче елда Ислам динен кабул иткән, һәм Караханидларның массакүләм динен кабул итү 960-нчы елда булган. Пәйтәхете Кашгарга күчкән. Ошбу хәл кадими татар әдәби традицияләренә өтәргеч бирде.

Гарәп язуы килеп чыгышы

Гарәп язуының иң мөхтәрәм үрнәге ул Коръән китабы. Гарәп язуы гарәп ярымутравыннан җирендә барлыкка килгән. Аңар 28 хәреф һәм хәрәкәләр хас. Язуы уңнан сулга бара. Гарәп язуының килеп чыгышы буенча берничә теорияләр бар.

Гарәп әбҗәденең татар теленә җайлашуы

9 гасырда Идел-Чулман Болгарыстанында гәрәп язуы татар теленә җайлаша башлый. Нәкъ бу дәвердә татарча кулъязмалар барлыкка килә. Иң мәшһүр булган истәлек ул Колгалинең "Йосыф кыйсасы" китабы барлыкка килә һәм шулай ук массакүләм әдәби әсәрләр барлыкка килә. Формалашу вакытында сүз башындагы сузыкларны билгеләү осуллары һәм татар теленең /ң авазын билгеләү традициясе барлыкка килә.

Сүз башындагы сузыкларны билгеләү осулы
Сузыклар билгеләү осулы Мисаллар Шәрехе
а ә ا اتور Мөхәммәдьяр "Нуры Содур"
у, ү, о, ө او اولر Мөхәммәдьяр "Нуры Содур"
и اي ايتام Мөхәммәдьяр "Нуры Содур"
э, ы ا

Мәхмүд Кашгарида һәм Мөхәммәдьярдә "өчтөрткеле уау" очрый башлый.[3] Соңында ул Сагыйть Халфинның "Әлифба"сына кертелгән.[7]

Кайбер тартык авазларны билгеләү осулы
Хәрефләр Билгеләү осулы Мисаллар Укылышы Шәрехе
ң نك آقروغنك, округының Солдатка яллану договоры 1794 ел.[3]
بزينك безнең 1613 елда Мәскәү боярларның Нугай мирзаларына язган хаты.[3]
в, w ۋ سۋدي сәүде Мөхәммәдьяр
سۋاردي сәвәрде Мөхәммәдьяр
دوغاۋر договор Солдатка яллану договоры 1794 ел.[3]
قۋس يولدوزنك кәвәс йолдызы Солдатка яллану договоры 1794 ел.[3]
ايۋنكچ ивенкечә(июльгәчә) Вагапов "Самоучитель для русских по татарски и для татар по русски 1871 Казан. [3]
ايۋان иван Солдатка яллану договоры 1794 ел.[3]

Әвәлен иске имля Алтын Урда чорында Борынгы уйгыр язуы бергә паралель яшәгән, аннан борынгы уйгур язуы кулланудан чыккан. Иске имля татар теленә җайлашуында нечкә әйтелешле г һәм ч һәм п хәрефләре булмаган. Ул авазларны күрсәткәндә ك, ج, ب хәрефләре кулланылган.

Фарсы теленең әһәмияты артуы

Фарсы теленең әһәмияты артканнан соң иске имлянең татар әбҗәденә фарсы теленнән پ, چ, ژ, ڭ хәрефләре керә. Ошбу хәрефләр күбесенчә фарсы сүзләрен язуда кулланалар. Фарсы телендә ڭ хәрефе گ алышына, татар телендә исә ике варианты да куллануда бара г хәрефе өчен.

Беренче өстәмә хәрефләр
پ چ ژ گ
Хәреф исеме Бә фарси Җим фарсы Зә фарсы Кәф фарси
Мисал иске имләнең кадими чор вариантында پاك چند ژتون گوهر
Кирил графикасында пакь чәнд жетон гәүһәр
Аңлатма татар-фарсы сүзләрендә еш кулланыла татар-фарсы сүзләрендә кулланыла алынма сүзләрдә генә татар-фарсы сүзләрендә еш кулланыла

Иң беренче, гәрәб әлифбасындагы хәрефләр татар теленә хас булган бөтен тартыкларны белдерер өчен һәм фарсы теленең киң таралуы нисбәтеннән фарсы сүзләрен үзгәртмичә языр өчен 4 хәреф өстиләр. Шул дүрт хәреф татар сүзләренә дә тарала.[4]

Имля төзәтү

Төп мәкалә: Имля төзәтү

Татар лисанында имля кагыйдәләрен камилләштерү һәм тәртипләштерү зарурияты туа. Чөнки күп кенә язуда күп кенә язу вариантлары туды. Ул язуда бер үк хәрефне белдергән ڭ һәм گ хәрефләре. Әдәтләрне стандартлаштырмагы. Әдәби тел билгеләү зарурияты, чөнки шифәләрнең зур үсеш дәвере иде.

1899 елда Уфада булган гыйльми мәҗлес барлык булган имля мөшәкъкатләренә чишелеш чыгарды һәм тел вә имля стандартларын корды. Гыйльми мәҗлес боерыгы 14 хөкемнән тора. Алар Иске имлянең вариантларына нокта куялар.

Саңгырау кәф вә нүнкәф

Төп мәкаләләр: ڭ һәм Нүнкәф

1899 елда "сангырау кәф" "нүнкәф" авазын белдерә башлады.

"Нүнкәф" яхуди "саңгырау кәф" хәрефенең төрләре
"нүнкәф" хәрефенең язылышы мисаллар
Әвәлге кулланылышы نك چانْكْغئ
Кәф фарсы варианты نگ چانْگْغئ
1899 елгы гыйльми мәҗлес боерыгыннан соң ڭ چاڭغئ
Хәльфин Татар теле әлифбасы 1778 ел.

Татар имлясе фәнендә хәрәкәтләр

XX гасыр башында Яңа имля һәм Урта имля дигән хәрәкәтләр барлыкка килә. Урта имлясе тагын гамәли алтычылыкны һәм фәнни алтычылыкны үз эченә кертә. Сәбәбы татар телендә сузык авазлар җитми нисбәтеннән хәреф өстәү яки хәрефкә галәмәтләр өстәү осулын карыйлар. Күпчелек вакыт искеимлячылар тарафыннан кире кагыла.

"Яңа имля" хәрәкәте

Габделкаюм Насыйри Әнмүзәҗ китабында татар телендә 10 сузык аваз булганын дәлилли, әммә иске имляне куллануын дәвам итә.

XX гасыр башында яңаимлячылар хәрәкәте барлыкка килә. Ошбу татар имля тел галимләре 10 сузыкны барчасын билгеләү осуллары эзли. Һәр яңаимлячы галимнең сузыкларны билгеләү осуллары төрле.

"Урта имля" хәрәкәтләре

Әхмәтһади Максуди 1899 елгы имля төзәтү боерыгын һәм 1000 еллык имля кагыйдәләрен бозып "һәи-рәсмия"не сүз башында һәм сүз уртасы яза башлый үзенең "Йолдыз" газетасында.

Галимҗан Ибраһимов үзенең "татар сарыфы" дәреслегендә (1918) "Татар әлифбасы 38 хәрефтән тора: 32 тартык, 6 сузык"[8]

Хәрефләрнең сүз башында билгеләнеше
Гәрәп теле Иске имля Яңаимлячы М. Корбангали проекты Уртаимлячы Г. Ибраһим проекты Кирилицада язылышы
Хәреф язылышы Мисаллар Хәреф язылышы Мисаллар Хәреф язылышлары Мисаллар Хәреф язылышлары Мисаллар
А أ أت ا أت آ آت آ آت ат
Ә أ أني ا ,اه أني، أەني ئه ئەني ئه ئەني әни
Ү اُ اُرداك او اورداك ئو ئوردەك اُو اُوردەك үрдәк
У اُ اُراق او اوراق اُو اُوراق اُوراق урак
О اُ اُن او اون اُوٰ اُوٰن اُوُ اُوُن он
Ө اُ اُروك او اوروك اُوُ اُوُروُك اُوُروُك өрек
И إ إتك اي إيتك اِي ايتك إي ايتك итек
Ы إ الص ا الص ا الص ا الص ылыс
Э ا اش أ اش ئ ئش ئ ئش эш

Татар телендә язуда сүз уртасында [о][ө][е][ы]авазларын аеру өчен өстенә "өтер" даммә куйганнар.[9]

Икенче бөтендөнья сугышыннан фин пропагандасы листовкасы татар телендә иске имләдә.

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 М.З. Закиров Төрки-татар язуы. Тарихы, шартлары, мөстәкъбәлеләре.(Тюрко-татарское письмо. История, состояние, перспективы Инсан-нәшрият йорты Мәскәү 2005.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Җ. Зәйнуллин. Гарәп язуы нигезендә татарча әлифба(үзлегеннән өйрәнүчеләр өчен).- Казан. 1989. 73б
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 3,8 Х.Курбатов “Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы”. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1960 134б.
  4. 4,0 4,1 4,2 Сабиров А. Иске татар имләсе буенча дәреслек(өченче басма) - Казан Иман, 2018. - 88 бит
  5. А.И. Бугарчёв О ПЕРВЫХ БУЛГАРСКИХ СЕРЕБРЯНЫХ ДИНАРАХ XIII В. 2017 г.
  6. 6,0 6,1 6,2 М.И. Михайлов Западная Алания и Хазарский каганат в vii-x вв
  7. С. Хәльфин Татар теле әлифбасы 1778 ел. Казан
  8. Галимҗан Ибраһимов "Татар сарыфы" - Казан.: 1918 ел.
  9. Р.С. Абдуллина Алфавитка бәйле орфография һәм орфоэпия мәсьәләләре - Казан: Татарстан китап нәшрияты 2016 ел
Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya