Кабинда (Ангола)
Кабинда, шулай ук Чиоуа буларак мәгълүм,[2] ул Кабинда Провинциясендә урнашкан шәһәр һәм муниципалитет, Анголаның эксклавы. Анголаның Кабинда өстеннән суверинитеты сецессионист Кабинда Республикасы тарафыннан бәхәсләнә. Кабинда шәһәренең халкы 550 000[3] һәм муниципалитетның халкы 2014 халык санын алу буенча 624646. Шәһәр яшәүчеләре Кабиндалар яки Фиотлар буларак мәгълүм. Кабинда зур нефть запасларына якын булуына күрә Анголаның төп нефть портлары булып хезмәт итә.[4][5] ТарихыШәһәр португалиялеләр тарафыннан 1883 елда Симуламбуко Килешүен имзалаганнан соң, Берлин Конференциясе белән шул ук чорда нигезләнгән булган. Кабинда колларны Бразияләгә утырту ноктасы булган. Якында әһәмияткә ия ярдан тыш нефть запаслары бар. ГеографияКабинда Атлантик Океан ярында Кабинда Провинциясенең көньягында Беле елгасының уң ярында урнашкан.[4] Көппен климат классификациясе буенча Кабиндада тропик саванна климаты. Ул Моандадан (Конго-Киншаса) 56 километр (35 миля) төньякта, Конго елгасы эстуариеннан 70 км (43 миля) төньякта һәм Пуант-Нуардан (Конго-Браззавиль) 137 километр (85 миля) көньякта. РайоннарыКабинда шәһәре өч районга яки комунага бүленгән:
Белем бирү һәм фәнКабиндада ике җәмәгать югары уку йорты урнашкан, атап әйткәндә 11 de Novembro University һәм Кабинданың Белем Бирү Фәннәренең Югары Институты. Шуңа өстәп анда Лузиада Университетының һәм Анголаның Шәхси Университетының кампуслары бар. МәдәниятШәһәр халкы киенү һәм ашаудан алып традицион ритуалларга кадәр, бигрәк тә Чикумбе һәм Bakamas do Tchizo бәйрәм итү церемонияләренә кадәр (бу исән кешеләр һәм Ходайларның һәм бабаларның оккульт рухлары арасында үзара хезмәттәшлекне куллана торган ритуал, шулай итеп үлеләр һәм исәннәр арасында тынычлык урнаша) аерылып тора. [7] [8] ТелПортугалия Кабинданы Анголаның башка өлешләренә кадәр соңрак колонизацияләгәч, португаль теле, Анголаның рәсми теле, әле киң сөйләшелми, шулай да португальчә сөйләшүчеләр сан буенча тиз арта. Португаль теле күбесенчә рәсми яки хөкүмәт шартларда сөйләшелә. Кабинда шәһәренең һәм провинциянең беренчел теле булып Банту теле Ибинда тора. Транспорт2012 елда төп Ангола системасына тоташтырыла торган тимер юл тәкъдим ителә, ул Конго Демократик Җөмһүрияте территориясе аша барачак.[9] Ат казанган кешеләре
Шулай ук карагызИскәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia