«Казак» сүзе татар теленнән килеп чыккан. Аның чыгышының берничә аңлатмасы бар.
Беренче юрама буенча «казак» сүзе — түбәндәдәге Иделдә яшәгән татарлардан килеп чыккан. Аларда «ак каз» — иң турылыклы, кыю, чистә кош булганлыктан тотем (олылый торган хайван) булган. Шушы юраманы хәзерге казакларның төшенчәләре исбатлыйлар:
«есаул» — татар сүзләреннән «йөз» «авыл» килеп чыккан — йөзавыл — йөз авылларда сайланган гаскәр башлыгы.
«атаман» — татар сүзеннән «ата», «атай» (шуңа күрә рус телендә «батька» булып та исемләнә)
«улан» татар сүзеннән «оглан» килеп чыккан
казак диалектларында күп татар сүзләре бар (буерак, урман, яр һәм бүтән). Казаклар турында Шолоховның бөек әсәрендә «Тын Дон» күп татар теленнән чыккан сүзләр тупланган.
Алтын Урда гаскәрләре Легнице сугышында (1240 ел). Рәсем, 1630 ел
Алтын Урда заманда «казак»-лар инде билгеле булганнар. Кайбер элеккеге тарихчылар Алтын Урданың гаскәрен «казаклар» дип атап йөрткән. Казаклар — Алтын Урданың хәрби катлавы булган.
Шул татар хәрби катлавы исеменнән Россия Империясендә Казаклар хәрби катлавы килеп чыккан.