Казакъстан хатын-кызлары (журнал)
«Казакъстан әйелдере» (каз. Қазақстан әйелдері) — казакъ телендә хатын-кызлар өчен нәшер ителүче иҗтимагый-сәяси, әдәби журнал. «Қазақ әйел» һәм «Теңдік» газеталары нигезендә төзелгән (1925). 1926 елның гыйнварыннан ул «Әйел теңдігі» исеме астында бастырыла. 1935—1941 һәм 1950—1954 елларда — «Сталин жолы» дип атала, 1955 елның гыйнварыннан хәзерге исемен йөртә. Төп темалар: яшь буынны тәрбияләү, гаилә һәм өй мәсьәләләре. Тиражы 40 мең данә (2003). «Хөрмәт билгесе» ордены белән бүләкләнгән (1976). Астана шәһәрендә нәшер ителә. Тарихы«Теңдік» (тигезлек) — Кызылорда шәһәренең өлкә партия комитетына караган хатын-кызлар бүлеге газетасы. Беренче саны 1925 елның 5 май аенда Оренбург шәһәрендә басыла. Шул елның май-июнь айларында басманың 7 саны чыга. 1926 елның гыйнварыннан «Әйел теңдігі» атамасы белән хатын-кызлар тигезлеге турындагы айлык иҗтимагый-сәяси журнал буларак бастырыла башлый. Мөхәррире Сара Есова була. Журналны чыгаруда Ш. Ш. Кожахметов, Р. Сугиров, Сабит Муканович Муканов кертеме зур була. Кайбер саннарны, мәсәлән, 1925 елның №3 санын, мөхәррир буларак, Беймбет Майлин имзалаган. Алга таба журналны Нуржамал Модалиева (1932—1934), Н. Арыкова (1934—1935) җитәкли. Журналның максаты — Казакъстан автономияле республикасының Үзәк сайлау комиссиясенең 1920 елда кабул ителгән декретын халыкка җиткерү була. Әлеге декрет күп хатын алуны, тол калган хатынны ирнең бертуганына кияүгә бирүне (әмеңгерлік) тыюны һәм хатын-кызларның иҗтимагый тормышта катнашуын алга сөрә. Журналда «Партия тормышы», «Әдәбият», «Әдәби тәнкыйть», «Хокук», «Сәнгать», «Мәгърифәт», «Сорау-җавап» һәм башка бүлекләр урын ала. Бүгенге көндә басманы язучы-драматург, Джаганова Алтынчәч Кайржан кызы җитәкли. Баш мөхәррирләр
Искәрмәләр
Әдәбият
СылтамаларӘлеге мәкаләне язганда Creative Commons BY-SA 3.0 Unported лицензиясе белән «Қазақ энциклопедиясы» редакциясе тарафыннан бирелгән «Казакъстан. Милли энциклопедия» (1998—2007) басмасыннан материаллар кулланылды. |
Portal di Ensiklopedia Dunia