Калмык гаскәре
![]() Калмык гаскәре (рус. Калмыцкое войско) — XVIII-XIX гасырларда Россия империясендәге даими булмаган (иррегуляр) атлы гаскәр[1]. Гаскәргә Россия империясенең көньяк чикләрен саклау өчен Ырынбур, Әстерхан, Дон калмыклары алынган. ТарихXVII гасыр урталарында ук калмык гаскәриләре Кырым ханлыгына каршы Россия дәүләте ягында сугыша. 1737 елда чукынган калмыкларның даими яшәү урыны итеп, Идел елгасына Воложка елгасы койган урында Кунья Воложка кирмәне (1739 елдан Ставрополь-на-Волге, 1744 елдан Ырынбур губернасында, 1964 елдан Тольятти) корыла[2]. Әлеге кирмәндә аерым Ставрополь калмык гаскәре оеша, 1756 елда гаскәргә хәрби байрак тапшырыла. 1798 елда Калмык гаскәре Ырынбур губернасының даими булмаган (иррегуляр) гаскәрләр белән идарә итү гомуми системасына кертелгән кантон итеп үзгәртелә. 1803 елда Калмык гаскәре Ставрополь калмык полкына кертелә. Полк 1842 елда Ырынбур казак гаскәренә кушыла. Калмык гаскәрендә чукынган калмыклар белән беррәттән чукынмаган калмыклар да хезмәт итә. Калмыкларның бер өлеше Әстерхан казак гаскәрендә чик буен саклый. Калмык полклары, гадәттә, 500 җайдактан тора, оешу һәм идарә итү төре буенча казак полкларыннан аерылмый. Кораллары — сөңге, кылыч, җәя, мылтык; һәр җайдакның икешәр аты була. Сугышларда катнашуы![]()
1836 елда Калмык гаскәрендә 3 585 гаскәри генә кала. 1842 елда Калмык гаскәре таратыла, гаскәриләр Ырынбур казак гаскәренә кушыла. ГалереяКалмык полкы гаскәриләре.
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia