Камала Харрис
Камала Харрис, Ка́мала Де́ви Ха́ррис (ингл. Kamala Harris, Kamala Devi Harris, 1964 елның 20 октябре, АКШ, Калифорния, Оукленд) — АКШ сәясәтчесе, юрист, дәүләт эшлеклесе, 2020 елның 20 гыйнварыннан — 2024 елның 5 ноябрендә АКШта үтәргә тиешле Президент сайлауларында[d] Демократлардан кандидат итеп гамәлдәге президент Джозеф Байден Камала Харрисны тәкъдим иткән[3]. Тәрҗемәи хәлеӘнисе Шамала Гопалан — Һиндстаннан, гыйльми хезмәткәр; әтисе Дональд Һаррис — Ямайкадан, икътисад профессоры — Америкага күчеп килгән мөһаҗирләр («Камала» санскрит теленнән «лотос чәчәге» дип тәрҗемә ителә). Ата-анасы Берклидагы Калифорния университетына укырга кергәч, танышкан[4]. Сеңлесе Майя (ингл. Maya Harris) – юрист, сәясәтче. Гаилә Берклида бай булмаган афроамерикан районында яши. Камалага 5 яшь чагында, әти-әнисе аерылышкан[5]. Камала азчылык раса кешеләрен «интеграцияләү» программасы буенча престижлы мәктәпкә («Мең имән») кабул ителә[6]. Вашингтонда Говард университетында политологка укый һәм Берклидагы Калифорния университетында юриспруденция буенча магистрлык диссертациясе яклый. Хокук докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия. Хезмәт юлыХезмәт карьерасын Калифорния штатында Аламида округ прокуратурасында башлый, анда җенси җинаятьләр белән бәйле эшләрне алып бара[7]. Сан-Франциско округ прокуроры вазифасында яшүсмерләр җинаятьчелегенә каршы көрәшә. 2011 елдан Калифорниянең генераль прокуроры вазифасын били. Әлеге вазифага сайланган беренче хатын-кыз (Азия чыгышлы һәм кара тәнле). Штат генераль прокуроры вазифасында катгый һәм радикаль карарлары белән истә кала. Мәсәлән, ике тапкыр штатта үлем җәзасын тыю турындагы канун проектына каршы чыга. Моның өчен хокук яклаучыларның каты тәнкыйтенә дучар була. Шулай ук Харрис дәрес калдыручы балаларның ата-аналарын, үз балалары артыннан күзәтмәгән өчен, штрафка тартырга тәкъдим итә. Сәяси карьерасы2017 елдан Калифорния штатыннан АКШ сенаторы[8]. Дебатлар барышында элекке (2009—2017) вице-президент Джо Байденны һәм ул кабул иткән карарларны каты тәнкыйтьли. 2020 елның мартында, күпләрне гаҗәпкә калдырып, Харрис Байден кандидатурасын яклап чыга. «Байден илне берләштерә алучы лидер булачак», дип белдерә. Харрис — демократик карашлы кеше, социаль дөреслек, тигез хокуклар өчен, теләсә нинди билге буенча дискриминациягә каршы көрәшә. Сайлау алды чыгышларында байлар өчен салымны зурайту һәм Кораллы көчләрне финанслауны киметү тәкъдимнәре белән чыгыш ясый. Дональд Трамп сайлау алды компаниясе барышында Харрис кандидатурасын каты тәнкыйтьли. Ул аны «иң чиркангыч» кеше дип атый. АКШ сенатындагы «иң дорфа, иң хөрмәткә лаек булмаган, иң либераль» сенатор дип санавын, Джо Байденның Харрисны сайлау алды кампаниясендә үзенә партнер итеп сайлавына нык гаҗәпләнүен, ышанмавын белдерә[9]. 2024 елның 21 июлендә шул ук елның 5 ноябрендә АКШта үтәргә тиешле Президент сайлауларында[d] гамәлдәге президент Джозеф Байден яңадан сайлану өчен көрәшүдән баш тарткан һәм Демократлардан кандидат итеп Харрисны тәкъдим иткән[3]. Рәсми рәвештә Демократик партия август ахырында узучы съездда Президентлыкка үз кандидатын тәкъдим итәргә тиеш[3]. Чикагода 19-22 августта узган АКШ Демократик фиркасенең корылтаенда фирка рәсми рәвештә Камала Харрисны президентка намзәт итеп раслаган[10]. 2024 елның 5 ноябрендә АКШта үткән Президент сайлауларында Республика фиркасе кандидаты Дональд Трампка оттырган[11]. АКШның Конгрессы Доналд Трампның президент сайлауларында җиңүен рәсми игълан иткәч, Трампта ― 312 тавыш, Камала Һарриста ― 226 тавыш[12]. Гаилә хәле2014 елның 22 августында юридик бюро буенча партнеры Дуглас Эмхоффка (ингл. Douglas Emhoff) кияүгә чыга. Уртак балалары юк. Дугласның беренче никахыннан ике баласы бар. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia