Камилә Шакирова
Камилә Шакирова, Галеева Камилә Руслан кызы (1993 елның 19 мае, Россия Федерациясе, Татарстан, Казан) — драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2015 елдан).[1] Тәрҗемәи хәле![]() ![]() ![]() ![]() 1993 елның 19 маенда Татарстанның Казан шәһәрендә туа. Әтисе - Руслан исемле. 2000 елда Казан шәһәренең 42нче санлы мәктәбенә укырга керә, 2008 елны 5нче санлы лицейга күченә. 2011 елда аны тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. 2015 елда институтны кызыл диплом белән тәмамлый һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый.[1][2] Театр2015 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутта икенче курсында укыганда ук, 2013 елда башлап җибәрә. Башта күмәк күренешләрдә чыгыш ясый. Тамашачыга күбрәк Славомир Мрожекның "Кароль"дәге Кыз һәм Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр"дәге Гөлназ рольләре буенча таныш. Репертуар
Гаилә хәлеИре - Илдар Шакиров, тумышы белән Казаннан (08.08.1995)[2][3] Шулай ук карагыз
Сылтамалар
Чыганаклар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia