Карабаш (үсемлек)
![]() Карабаш (лат. Prunella) – Иренчәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы. Таралуы10 нан артык төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралган. Татарстан территориясендә бер төре – гади карабаш (P. vulgaris) барлык районнарда очрый. Дымлы болыннарда, урман кырыйларында, сулык ярларында, юл буйларында үсә. Ботаник тасвирламаСабагы туры, дүрт кырлы, 15-35 см биеклектә. Тамырчасы шуышма, озын. Яфраклары каршыдаш, озынча йомыркасыман. Чәчәкләре шәмәхә, сирәк кенә ак, ике иренле, сабак очындагы боҗралы башаксыман чәчәк төркемендә. Һәрбер чәчәк киң чәчәк яны яфрагы куентыгында урнашкан. Җимеше – күпчикләвек. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи. КуллануҮсемлекнең җир өсте өлешләрендә флавоноид, сапонин, органик кислоталар, микроэлементлар, эфир мае бар. Халык медицинасында ялкынсынуга каршы, тән кызышканда, бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла. Баллы үсемлек.[4] Төрләре
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia