Кара урман (җыр)
Кара урман, шулай ук Иске кара урман — озын көй жанрында язылган татар халык җыры. ТөзелешеҖырның төзелеше гадәттәгечә вакыйгалар чылбырына нигезләнми. Җырның бар матурлыгы аның нәфис, үзенчәлекле метафораларында[1]. Җыр ирләр дуслыгы темасын ача[2]. Җырның асылында "кешенең мөрәҗәгать итерлек иптәшләре булмаса, ул кара урман сыман гомер итә[1]", дигән тема ята. Җыр күп очракта ирләр тарафыннан башкарыла. Җырда строфалар һәм кушымта зур контрастка ия: строфаларда кара төс өстенлек итсә, кушымта якты төсләргә бай[1]. БашкаручыларБүгенге көндә татар халкына җыр Зәки Мәхмүтов[3], Илһам Шакиров, Мәсгут Имашев[4] һ.б. язмалар нигезендә билгеле. Кызыклы фактлар1974 елда Илһам Шакиров Мәскәүдә концерт бирә[5]. Билетлар калмаган, һәм бер көтелмәгән чакта җырчы янына режиссер Ростропович килә һәм сәхнә артыннан аның җырлавын тыңларга тели. Бу вакытта алар инде таныш булалар, М.Ростропович Казан консерваториясендә чыгышлар ясаганы була. Концерт тәмамлангач, М.Ростропович аңа көтелмәгән сүзләр әйтә:
Сүз "Кара урман" җыры турында барган[5]. Шуннан соң Илһам Шакиров Мстислав Леопольдович янына кунакка чакырыла. Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" әсәрендә баш каһарман Мирвәли бер күренештә "Иске кара урман" җырын башлап җибәрә[2].
Мирвәли ат белән туган ягына кайткан чагында, күп әхлакый үзгәрешләргә үзе сизмәстән ирешә. Җыр ярдәмендә А.Гыйләҗев бу үзгәрешләрнең башланып китүен сурәтли[2]. Профессиональ музыкада кулланылышы1949 елда Нәҗип Җиһанов "Татар темаларына сюита" әсәрен иҗат итә, аның икенче кисәгендә "Кара урман" көе инструменталь рәвештә кулланыла[6]. Шамил Шәрифуллин үзенең симфоник оркестр өчен "Җыен" концертында "Кара урман" җырын инструменталь рәвештә куллана[6]. Сүзләре
Чыганаклар
Искәрмәләр
СылтамаларШулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia