Каргалы мәдрәсәләре
Каргалы мәдрәсәләре — 1746-1920 елларда Ырынбур губернасы Сәет бистәсендә (хәзерге Ырынбур өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылы) эшләгән мөселман мәктәпләре комплексы. ТарихыБистәдәге башлангыч мәдрәсә Беренче җәмигъ мәчете каршында 1746 елда салына. Бистәдә яңа мәчетләр салыну белән бергә алар каршында мәдрәсәләр дә ачыла барган. Бистәдә XX гасыр башына 9 мәдрәсә эшләсә, 1913 елга аларның саны унга җитә.[1] Мәдрәсәләр, нигездә җирле сәүдәгәрләрдән җыелган, хәйрия акчасына тотылган. 1969 елда 496 шәкерт укыса, XX гасыр башында 9 мәдрәсәдә – 700, 1913 елда 10 мәдрәсәдә 498 укучы укыган.[1] 1919-1920 елларда мәдрәсәләр ябыла. Уку барышыБарлык мәдрәсәләр дә Ырынбур мөселман диния назараты карамагында була. Укыту‑тәрбия эше белән мәчетләрнең имам‑хатиплары һәм Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә белем алган мөдәрисләр җитәкчелек иткән. Уку бушлай булып, курсы – 7-10 ел дәвам иткән. Уку алдан кадимчелек нигезендә алып барылган. 1985 елдан Ырынбур сәүдагәрләре Хөсәеновлар инициативасы белән җәдитчелек агымы нигезендә укытыла башлый.[2] Уку программасына Коръәнне, хәдисләрне, мөселман догматикасын һәм этикасын, логика, гарәп теле, фарсы теле, татар телләрен өйрәнү кергән, кайбер мәдрәсәләрдә рус теле дә укытылган. Җәдитче укытучылар әзерләү буенча 1900-1901 елларда Фатих Кәрими җитәкчелек иткән. 1913 елда 4 мәдрәсәдә җәдитчелек ысулы белән укытсалар, калганнарында дини‑схоластик нигездә укыту дәвам ителгән.[1] Чыганаклар
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia