Кешенең 5-нче хромосомасы

Кешенең 5-нче хромосомасы
Кыскача исем 5
Әүвәлгесе кешенең 4-нче хромосомасы[d]
Киләсе кешенең 6-нчы хромосомасы[d]
Нинди таксонда бар H. sapiens[d]
Озынлык 181 538 259 спаренные основания[1]
 Кешенең 5-нче хромосомасы Викиҗыентыкта
Кешенең 5-нче хромосомасының идиограммасы

Кешенең 5-нче хромосомасы - 23 пар кеше хромосомаларының берсе. Хромосомада якынча 181 миллион азот нигезләре пары бар [2], бу кеше күзәнәгендәге гомуми ДНК материалының 6% тәшкил итә. Бу кеше хромосомаларының иң зуры булса да, геннарның иң түбән тыгызлыгына ия. Бу өлешчә геннарга ярлы өлешләрнең күп булуы белән аңлатыла. Бу урыннарда имезүче булмаган умырткалы хайваннарныкына охшаган, кодлаштырмаучы консерватив эзлеклелекләр бар, димәк аларның функциональ әһәмияте бар . Хәзерге вакытта 5-нче хромосомада 900дән алып 1300гә кадәр ген бар дип санала.

Геннар

Түбәндә 5-нче хромосомада урнашкан кайбер геннар исәпләнә.

p җилкәсе

q җилкәсе

  • ADAMTS2 — ADAM metallopeptidase with thrombospondin type 1 motif, 2;
  • APC — adenomatosis polyposis coli;
  • CD14 — липополисахарид-танучы комплекс өлеше;
  • CSF2 — гранулоцитар-макрофаг колонияләр стимуллаштыручы фактор;
  • DRD1 — D1 дофамин рецепторы;
  • DTDST — diastrophic dysplasia sulfate transporter;
  • EGR1 — early growth response protein 1;
  • ERCC8 — excision repair cross-complementing rodent repair deficiency, complementation group 8;
  • FGFR4 — фибробластлар үсеш факторы рецепторы 4;
  • FTMT — митохондриаль ферритин;
  • GABRB2 — ГАМК-А рецепторның бета-2 субөлеше;
  • GM2A — GM2 ganglioside activator;
  • HEXB — hexosaminidase B (beta polypeptide);
  • IL3 — интерлейкин 3;
  • IL5 — интерлейкин 5;
  • ITGA1 — интегриннар гаиләсеннән гликопротеин;
  • ITGA2 — интегриннар гаиләсеннән гликопротеин;
  • MASS1 — monogenic, audiogenic seizure susceptibility 1 homolog (mouse);
  • MCCC2 — methylcrotonoyl-Coenzyme A carboxylase 2 (beta);
  • NAIP — Nod-сыман рецептор;
  • NR3C1 — глюкокортикоид рецепторы;
  • NSD1 — Transcription coregulator protein;
  • SLC22A5 — solute carrier family 22 (organic cation transporter), member 5;
  • SLC26A2 — solute carrier family 26 (sulfate transporter), member 2;
  • SMN1 — survival motor neuron 1, telomeric;
  • SMN2 — survival motor neuron 2, centromeric;
  • SNCAIP — synuclein, alpha interacting protein (synphilin);
  • TGFBI — ТФР-β-индуцияләнүче аксым, кератоэпителин; мөгезкатлау дистрофияләре белән бәйле;
  • TCOF1 — Treacher Collins-Franceschetti syndrome 1;
  • TICAM-2 — толл-сыман рецепторлар чылбыры өлеше;
  • FGF1 — acidic fibroblast growth factor.

Авырулар

Түбәндә 5-нче хромосомада урнашкан геннар белән бәйле кайбер авырулар, шулай ук бу авыруларны китереп чыгаручы кимчелекләр:

  • Паркинсон авыруы
  • Сандхофф авыруы
  • Мөгезкатлау дистрофияләре
  • Никотинга бәйлелек
  • Гомоцистинурия
  • Ахондрогенез
  • Карнитин җитешмәү
  • Коккейн синдромы
  • Корнелия де Ланге синромы
  • Мәче кычкыруы синдромы
  • Сотос синдромы
  • Тричер Коллинз синдромы
  • Ушер синдромы
  • Элерс-Данлос синдромы
  • Спиналь мускул атрофиясе
  1. https://www.ncbi.nlm.nih.gov/grc/human/data?asm=GRCh38 — 2013.
  2. Human chromosome 5 map view (en). Vertebrate Genome Annotation (VEGA) database. The Wellcome Trust Sanger Institute. әлеге чыганактан 2012-04-06 архивланды. 2009-08-26 тикшерелгән.

Әдәбият

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya