Киек каз юлы күренеше

Киек каз юлы (лат. Via Lactea, грек. Γαλαξίας сүзеннән) — йолдызлы күкне кисеп үтүче көчсез яктырту аксыл тасмасы. Күпсанлы аерым булып гади күзгә күренмәс, әмма телескопка күренүчән тонык йолдызлардан гыйбарәт.

Атамалар

Татар телендә бу күренеш Киек каз юлы дип атала. Башка халыкларда ул Сөтчел юл (рус. Млечный путь, ингл. Milky Way) дип атала. «Сөтчел юл» грек. γάλα — «сөт» сүзеннән Γαλαξίας ясалма сүзенең тәрҗемәсе (лат. Via Lactea аша). Борынгы греклар риваяте буенча, Зевс үзенең үләчәк хатыннан туган улын үлмәс кылу ниятләнде. Шуның өчен ул Гераклны үзенең хәләл җефет Гераның имчәгенә ятып куйды. Гера, уянып, башка хатын баласы имезүене күрде һәм Гераклны этәреп җибәрде. Аның имчәгеннән чәчрәтеб чыгарган сөт агымы Сөтчел юлга әверелде.

Күренешләр

Киек Каз Юлы манзарасы, АКШда 2005 елда ясалган
Көньяк күк манзарасы, Чилида 2009 елда ясалган

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya