КириллицаBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Кирилл әлифбасы, яки кири́ллица — грек язу системасы нигезендә Кирилл һәм Мефодий шәкертләре корган язу системасы гаилясенең исеме. 9-10 гасырларда грек алфавитыннан барлыкка килгән һәм Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Европаның күп телләре өчен язу системасы өчен нигез булган иң борыңгы славян алфавитларының берсе. Башта Иске Чиркәү Славян теле өчен ясалган Кирилл Беренче Болгар патшалыгында Кирилл һәм Методий шәкертләре тарафыннан эшләнгән. Кирилл Глаголица белән параллель кулланылса да, күпчелек көньяк һәм көнчыгыш славян телләренең төп алфавиты булды. Шулай ук Россия һәм элекке СССР җирләрендә яшәүче күпчелек төрки һәм фин-угор халыкларының әлифбалары кирилл әлифбасына нигезләнгән. Иске славян азбукасыКириллик азбукасының беренче составы безгә билгеле түгел, «классик» искеславян кириллицасы 43 хәрефтән тора.[6] Иске славян кириллица хәрефләренең үз исемнәре бар, алар төрле уртак славян исемнәреннән алынганнар. Иске славян кириллицаның төп билгеләре:[6]
Кириллица язу системасының таралуыКирилл алфавиты барлык көньяк (болгар, серб-хорват, македония) һәм барлык көнчыгыш (Беларусия, рус, украин) славян телләренең барлыкка килүе. 1860-нчы елларга кадәр румын теле өчен кирилл алфавиты кулланылган. Урыс алфавиты19 гасырда Рүссия империясендә миссионерлар, этнологлар, географлар һәм башка зыялылар тарафындан славян булмаган халыклар өчен урыс алфавиты нигезендә алфавитлар булдыру очраклары булган. И. Сталин боерыгы буенча бердәм совет халкын булдыру уңаеннан Бөтенроссия Комунистлар (большевиклар) фиркасе Съездында "алфавит Октября"(Татарлар өчен ул Яңалиф) урынына бөтен халыкларны кирилл графикасына күчү бурычы куела.[7] 1938-1943 елларда ССРБ халыклары урыс алфавиты нигезендә яңа әлифбалар тудылар, Балтыйк, гөрҗия, әрмән халыкларыннан гайре. ССРБ таркалгач элекке җүмһүриятләрдән тәҗикләр, кыргызлар, урыс алфавиты нигезендә әлифбаларында калалар, беларус, украиннардан гайре. Урыс алфавиты нигезендә татарча әлифбалар1938 елда тел галиме М. Файзуллин болай яза.
Әлифбаны үзгәртү олуг бер авырлыкларга дучар булуыбыз турында яза галим М. Файзуллан.
1940 елда М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбасы кабул ителә һәм камилләштерү 1943 егда кадәр бара.[7] Шулай ук караИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia