Климатология
Климатология ( бор. грек. κλίματος - авышлык һәм бор. грек. λόγος - укыту, фән) — күпьеллык чорда билгеле бер урынга яки тулаем Җир шарына хас булган һава торышы характеристикалары, ягъни климатныөйрәнүче метеорология бүлеге фәне. Климатология климат формалашу закончалыкларын, аларның җир территориясе буенча бүленешен, тарихи һәм киләчәктә үзгәрешләрне өйрәнә[1]. Методлар![]() ![]() Климат үзенчәлекләре турында нәтиҗә ясау өчен күпьеллык һава торышын күзәтү кирәк. Уртача киңлекләрдә 25-50 еллык, тропикларда азрак дәвамлы трендлар кулланыла. Климат характеристикалары метеорологик элементларны күзәтүләрдән чыгарыла, аларның иң мөһимнәре: атмосфера басымы, җил тизлеге һәм юнәлеше, эсселек һәм һава дымлылыгы, болытлылык һәм атмосфера явым-төшемнәре. Моннан тыш климатология фәне кояш радиациясенең, бозсыз чорның дәвамлылыгын, күрү ераклыгын, туфрак һәм сулыкларнаң өске катламнары температурасын, суның җир өслегеннән парга әйләнүен, кар катламы биеклеге һәм торышын, һәртөрле атмосфера күренешләрен, гомуми кояш нурланышы, радиация балансы һәм башка күп нәрсәләрне өйрәнә[2]. Климатологиянең гамәли тармаклары үз максатлары өчен кирәкле климат характеристикаларыннан файдалана:
Шулай ук берничә төп метеорологик элементлар буенча билгеләнгән комплекслы күрсәткечләр, атап әйткәндә, төрле коэффициентлар (континентальлек, корылык, дымлылык), факторлар, индекслар кулланыла[2]. Метеорологик элементларның күпьеллык уртача кыйммәтләре һәм аларның комплекслы күрсәткечләре (еллык, сезонлы, айлык, тәүлеклек һ. б.), аларның суммалары, кабатлану чоры климат нормалары дип санала. Алар белән туры килмәү конкрет чорларда бу нормалардан тайпылышлар дип санала[2]. ТарихИхтимал, климат турында иң беренче трактат - б. э. к. якынча 400 елда Гиппократ язган "Һава, су һәм урыннар" булгандыр. Бу эш климатның кеше сәламәтлегенә тәэсире, Европа һәм Азиянең мәдәни аермалары турында аңлатма бирә. Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia