[1]
Козьмодемьянск (Күзмәдимән[5], Көҗмәдимьян[6], рус. Козьмодемьянск, тау мари телендә Цикмӓ, болын мари телендә Чыкма, чуаш. Чикмĕ) — Мари Илнең көньяк-көнбатышында урнашкан шәһәр, Таулы Мари районының районының административ үзәге.
Халык саны — 21 262 кеше (2010)[7].
География
Шәһәр Иделнең (Чабаксар сусаклагычы) биек уң ярында, Йошкар-Оладан 104 километрга көньяк-көнбатышка таба урнаша. Республикасының сул як ярдагы өлеше белән Козьмодемьянскны борамлы кичү тоташтыра.
Климат
Козьмодемьянск климаты
|
Күрсәткеч
|
Гый
|
Фев
|
Мар
|
Апр
|
Май
|
Июн
|
Июл
|
Авг
|
Сен
|
Окт
|
Ноя
|
Дек
|
Ел
|
Уртача максимум, °C
|
−8
|
−7
|
−1
|
9
|
18
|
22
|
24
|
21
|
15
|
7
|
−1
|
−6
|
8
|
Уртача температура, °C
|
−10,4
|
−9,1
|
−3,6
|
5,5
|
13,4
|
18,0
|
20,0
|
17,6
|
11,4
|
4,5
|
−3,7
|
−7,9
|
4,8
|
Уртача минимум, °C
|
−14
|
−14
|
−7
|
2
|
8
|
13
|
15
|
13
|
8
|
2
|
−6
|
−12
|
1
|
Тарих
Козьмодемьянск крепость буларак 1583 елда нигезләнгән.
1708 елда, Россияне сигез губернага бүленү вакытында, Козьмодемьянск Казан губернасына беркетелгән. 1727 елдан — өяз шәһәре.
1791 елда монда мари краенда беренче халык училищесы ачыла. XIX гасырның ахырында Козьмодемьянскта биш уку йорты булган: өчкласслы училищесы, хатын-кызлар училищесы (1862 елда ачылган), мари хатын-кызлар мәктәбе, ике чиркәү-мәхәллә мәктәбе.
1861 елда шәһәрдә стационар шифаханәсе ачыла.
1917 елда шәһәрдә совет хакимияте урнаштырыла.
1920 елда Козьмодемьянск һәм өязе Түбән Новгород губернасына кертелә. 1921 елда Мари Автономияле өлкәсенә кертелә; 1936 елдан — Мари АССР составында.
Халык
Милли состав: руслар — 65,7%, чирмешләр — 28,8%, татарлар — 1,0%, чуашлар — 0,8%.[15]
Транспорт
Тимер юл элемтәсе юк, иң якындагы станцияләр Чабаксар (ераклык — 86 км) һәм Йошкар-Ола (120 км).
Автобус элемтәсе: Мәскәүгә, Түбән Новгородга, Йошкар-Олага автобуслар баралар.
Истәлекле урыннары
- Александр Григорьев исемле сәнгать-тарихи музее
- Этнографик музее
- Остап Бендер музее
һ.б.
Шәһәрдә туганнар
- Андрей Эшпай — композитор.
Фотогалерея
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 GEOnet Names Server — 2018.
- ↑ 2,0 2,1 ОКТМО
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2023 года (с учётом итогов Всероссийской переписи населения 2020 г.) — Росстат, 2023.
- ↑ https://web.archive.org/web/20141208051312/http://maristat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/maristat/resources/6c4399804bb63a8fb954ff0201bee476/territoria+MO_2013.htm
- ↑ http://escriptorium.univer.kharkov.ua/bitstream/1237075002/1838/4/Tataro-Bashkirskaya___3.pdf
- ↑ https://vk.com/doc30068424_448317684
- ↑ 7,0 7,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-03-04
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=458
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2012-12-01