Константинос Тасулас

Константинос Тасулас
Греция байрагы Греция президенты
Вазыйфага керешкән
2025 елның 13 марты
Аңа кадәр Катерина Сакелларопулу
Греция парламенты[d] спикеры
Вазыйфада
2019 ел – 2025 ел
Аңа кадәр Никос Вуцис
Дәвамчысы Никитас Какламанис
Шәхси мәгълүмат
Туган 17 июль 1959(1959-07-17) (65 яшь)
Греция, Янина[d]
Сәяси фирка Грециянең «Яңа демократия»[d] консерватив фиркасе
Белем Афина университеты?!

Константинос Тасулас (грек. Κωνσταντίνος Τασούλας, 1959 елның 17 июле, Греция, Эпир, Янина) ― Греция дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 2025 елның 12 февралендә Греция Республикасытпрезиденты итеп сайланган, 2025 елның 13 мартында вазыйфасына керешкән. 2019―2025 елларда Греция парламенты спикеры.

Республика Президенты Греция дәүләтенең югары лидеры булып тора. 1975 елдан республика Президенты Греция парламенты тарафыннан биш елга сайлана. Һәр сайланган Президент бер генә тапкыр яңадан сайланырга хокуклы[1].

Тәрҗемәи хәле

1959 елның 17 июлендә Грециянең Эпир[d] перифериясендәге Янина шәһәрендә туган[2].

Афина университетының юридик факультетын тәмамлаган[2].

1988―1989 елларда Лондондагы юридик фирмада Британия Шурасы әгъзасы сыйфатында эшләгән[2].

1990 елдан 1993 елга кадәр Грециянең экспортка һәм тышкы сәүдәгә ярдәм итүче дәүләт органы Тышкы сәүдә оешмасы (Ελληνικός πργανισμός εɪωτερικού Εμπορίου āπε Α.Ε.) президенты булган[2].

1994 елда Кифисия[d] шәһәре мэры итеп сайланган[2].

2000 елда беренче тапкыр Янина округында «Яңа демократия» фиркасеннән Греция парламенты депутаты итеп сайланган. 2004, 2007, 2009, 2012 (ике тапкыр), 2015 (ике тапкыр), 2019 һәм 2023 (ике тапкыр) елларда яңадан сайланган[2].

2006 елда «Яңа демократия» парламент вәкиле урынбасары итеп билгеләнгән[2].

2007 елда Греция милли оборона министры урынбасары итеп билгеләнгән[2].

2010 елның февралендә «Яңа демократия» парламент фракциясенең генераль сәркатибе итеп сайланган[2].

2014 елның 10 июнендә Антонис Самарас[d] хөкүмәтендә («Яңа демократия») Грециянең мәдәният министры итеп билгеләнгән[2].

2019 елның 18 июлендә парламент рәисе итеп сайланган[3]. 2023 елның 29 маенда кабат сайланган.

2025 елның 12 февралендә Греция парламенты дүрт тур тавыш бирүдән соң Константинос Тасуласны ил президенты итеп сайлаган, 300дән 160 тавыш җыйган[4][5]. Яңа президентны ант иттерү 13 мартта була[6].

Шәхси тормышы

Өйләнгән, ике баласы бар[2].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya