Константин Васильев
Константин Васильев, Константин Алексей улы Васильев (рус. Константин Алексеевич Васильев, 1942 елның 3 сентябре, СССР, РСФСР, Краснодар крае, Адыгея АӨ, Майкоп ― 1976 елның 29 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Васильево) ― Татарстанда яшәп иҗат иткән рус совет рәссамы. Иҗат мирасы 400 дән артык әсәрне тәшкил итә: портретлар, пейзажлар, сюрреалист корылмалар, мифлар һәм сугыш темасына язылган картиналар. Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1988). Тәрҗемәи хәле![]() ![]() ![]() ![]() 1942 елның 3 сентябрендә фашистлар оккупациясендәге Адыгея автономияле өлкәсенең башкаласы Майкоп шәһәрендә туган. 1976 елда фаҗигале рәвештә һәлак була: иптәше белән узып баручы поездга таптала. Васильево бистәсендә җирләнгән. 1949 елдан гаиләсе Татарстанның Васильево бистәсендә яши. 1954 елда В. И. Суриков исемендәге институт каршындагы урта сәнгать мәктәбенә (Мәскәү) кабул ителә. Третьяков галереясе, Пушкин музее, Зур театр, Мәскәү консерваториясендә уздырган сәгатьләр рәссамның классик сәнгатькә юл башы була. 1957―1961 елларда Казан сәнгать училищесындә (II курстан) укый. Диплом эшен – Н. Римский—Корсаковның “Кар кызы” әсәренә иллюстрацияне «бишле»гә тапшыра. Урта мәктәптә рәсем һәм сызым укытучысы, рәссам-бизәүче булып эшли. ИҗатыТумыштан бирелгән таланты, алган махсус белеме, бай рухи дөньяга ия булуы аркасында сынлы сәнгатьтә үзенең кабатланмас исемен калдырды. Рәссам К. Васильевның иҗат мирасында 400 дән артык әсәр бар дип исәпләнә.[1] Алар арасында сынлы сәнгать һәм графика әсәрләре, пейзаж күренешләре, портретлар шәлкеме, рус былинасы каһарманнарын сурәтләгән, мифлар һәм сугыш жанрларында язылган, сюрреалист һәм абстракт композицияләр, этюдлар, Омск чиркәвен бизәү эскизлары бар. 1960 ел башындагы иҗатында, мәсәлән, «Кыл» (1963); «Абстракт композицияләр» (1963); «Күккә ашу»; «Пәйгамбәр» әсәрләрендә - Пабло Пикассо, Генри Мур, Сальвадор Дали иҗатын тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсендә сюрреализм; «Квартет», «Королева сагышы» , «Күзгә күренү» , «Хәтер иконасы» , «Керфекләр музыкасы» әсәрләрендә - абстракт экспрессионизм тәэсире сизелә. 1960 еллар ахырына формалистчыл эзләнүләрдән баш тартып, реализм манерасында иҗат итүне өстенрәк күрә башлый.[2] Рәссам халык авыз иҗатына - рус халык җырларына, былиналарга, Скандинавия, Ирландия сагаларына да мөрәҗәгать итә, славян һәм скандинав эпосларының каһарманнарының портретлары шәлкемен ясый. Рус тарихына «норман күзлеге»ннән караган өчен аның иҗатын совет хакимиятләре яратмый.[3]. Рихард Вагнер музыкасын тыңлап ясарга ярата: Рихард Вагнер операларының эчтәлегеннән чыгып, «Нибелунглар боҗрасы» шәлкемен (1970) ясый. Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләре«Маршал Жуков», «Ябырылу», «Кырык бернең парады», «Туган илне юксыну» (1974). Портретлары«Шостакович» (1961), «Бетховен» (1962), «Скрябин» (1962), «Римский-Корсаков» (1962). Пейзаж әсәрләре«Көтү», «Төньяк лачыны» (1967), «Аккошлар», «Көз», «Кое буенда» (1973), иң соңгы әсәре - «Ябалак тоткан кеше» (1976) һ.б. Картиналар язмышыХәрби хәбәрче А.И. Доронин (Мәскәү) 1978 елдан башлап, Мәскәүдә һ. б. шәһәрләрдә рәссамның күргәзмәләрен оештыра башлый. 1988 елда «К. Васильев сәнгатен сөючеләр клубы» иҗтимагый җәмгыятен оештыра. Рәссамның әнисе Клавдия Парфен кызы белән рәссамның әсәрләрен файдалану хокукын клубка бирү турында рәсми килешү төзи. Клавдия Парфен кызы бер шарт куя: улының рәсемнәре кайда урнаштырылса, ул да шунда яшәргә тиеш була. 1984 елда Коломна шәһәрендә 4 бүлмәле фатир алына, анда К.Васильевның әнисе һәм кыз туганы Валентина (ире һәм дүрт кызы белән) күченәләр. Ә картиналарга оя бары тик 1998 елда гына Мәскәүнең Тимирязев районы Лианозов паркында элекке дача бинасында табыла.[4] Истәлек
2013 елда Казан шәһәрендә Константин Васильев премиясе булдырыла[5]. Бүләкләре
Исән вакыттагы күргәзмәләре
Вафатыннан соңгы күргәзмәләре
Кызыклы фактКонстантин Васильевның әнисе Клавдия Парфен кызы - бөек рус рәссамы И.И. Шишкин нәселеннән.[7] Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia